Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Язгы кыр эшләрен башкарырга Татарстанга 70 мең тонна ташламалы ягулык бирелгән
Ул базар бәясеннән 4-5 сумга арзанрак.
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда язгы кыр эшләрен башкару өчен ягулык-майлау материаллары ягыннан проблемалар булмаячак. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Габбасов әйтте.
“Язгы кыр эшләрен башкару өчен, Татарстанга 70 мең тонна ташламалы ягулык бирелде. Ташламалы ягулык базар бәясеннән 4-5 сумга арзанрак. Авыл хуҗалыкларына бу уңай тәэсир итәр дип уйлыйм”, – диде урынбасар.
Республика аграрийларына ел әйләнәсе 140 мең тонна ягулык кирәк. Аның 70 мең тоннасы – язгы чәчү һәм азык әзерләүгә булса, калган 70 мең тоннасы - урып-җыю һәм җир эшкәртүгә тотыла.
“Ташламалы ягулык бүген һәр хуҗалыкка бүлеп бирелде һәм лимитлары җиткерелде. Бүген чәчү җирләреннән чыгып, 20 килограмм ягулык исәбенннән хисап ясап, нефть базаларына документлар тапшырылды. Ягулык-майлау материаллары буенча проблема һәм өзлеклекләр булмас”, – диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Габбасов.
Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстанда 98 процент техника язгы кыр эшләренә әзер, Татарстанда язгы кыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле, язгы кыр эшләренә керешү өчен 1 млрд 800 мең сумлык запас частьләр кирәк, авыл хуҗалыгы министрлыгы техника ремонтына комачаулаган факторны атады һәм министрлыкның төп максаты – язгы чәчүне ике атна эчендә тәмамлау дип язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз