news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язгы каникуллар якынлашкан көннәрдә Казанның ЮХИДИ бүлеге юлларда аеруча сак булырга өнди

Агымдагы ел башыннан балалар җәрәхәтләр алган юл-транспорт һәлакәтләренең саны өч дистәгә якын булган.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). 20 марттан Казанда мәктәп укучыларының язгы каникуллары башланачак. Димәк, балалар урамда күбрәк вакыт үткәрәчәк. Моның белән бәйле рәвештә, юлларда балалар катнашындагы юл һәлакәтләре арту куркынычы туа. Мондый фаҗигаләрне булдырмау өчен, Казанның ЮХИДИ инспекторлары инде 9 марттан шәһәрнең белем бирү оешмаларына йөри башлый, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Лекция һәм сөйләшүләрдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре язгы чорда юлларда үз-үзеңне тоту үзенчәлекләре турында искә төшерәчәк.

Агымдагы ел башыннан балалар җәрәхәтләр алган юл-транспорт һәлакәтләренең саны өч дистәгә якын булган. Бу шәһәрдә теркәлгән зарарланучылар булган юл-транспорт һәлакәтләренең һәр унынчысы дигән сүз
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100