news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язгы каникулда укучылар өчен поездга билетлар 50% ташлама белән сатыла

Ташлама ясар өчен нигез булып шәхесне таныклаучы документ (паспорты яисә туу турында таныклык) тора.

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Язгы каникул чорында 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалар “ФПК” АҖнең ерак араларга йөрүче поездларындагы купе вагоннарда 50% ташлама белән сәфәр итә алалар. Билетларны Россия территориясендә йөрүче поездларга 2018 елның 23 мартыннан 1 апреленә кадәр алган очракта ташлама ясала, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Билетларга 50% ташлама белән сату башланган. Ташлама ясар өчен нигез булып шәхесне таныклаучы документ (паспорты яисә туу турында таныклык) тора.

Ташлама башка махсус тарифлар белән берлектә гамәлгә ашырылмый.

Шулай ук 146/145 нче номерлы тиз йөрешле Мәскәү-Назрань поездына да юл йөрү билетлары рәсмиләштергәндә ташлама ясалмый, дип хәбәр ителә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100