news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язгы каникулда мәчетләрдә мәктәп балалары өчен Коръән уку һәм сүрәләр ятлау бәйгеләре була

Бу көннәрдә Татарстан мөхтәсибәтләре рухи-сәламәтләндерү чаралары оештыра.

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Язгы каникул чорында Татарстан мөхтәсибәтләре рухи-сәламәтләндерү чаралары оештыра. Мәчетләрдә балалар өчен танып белү, күңел ачу программасы әзерләнде, ул үз эченә әхлак һәм тәрбия курсларын, Ислам нигезләре буенча дәресләрне, Коръән уку һәм сүрәләр ятлауны, шулай ук Коръән уку бәйгеләрен ала. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нурлат һәм Баулы мөхтәсибәтләрендә мәктәп яшендәге балалар өчен Ислам нигезләре буенча уку-танып белү курслары уздырыла. Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә дә дин нигезләре һәм ислам тәрбиясе буенча дәресләр була.

27 мартта Яр Чаллының "Ак мәчете"ндә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар өчен 24 нче тапкыр традицион республикакүләм Коръән уку бәйгесе узачак. Чара иртәнге тугызда башлана. 

30 мартта Балык Бистәсенең Үзәк мәчетендә балалар арасында намаз уку бәйгесе узачак. 31 мартта мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар өчен шундый ук конкурс Питрәчтә оештырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100