news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язгы каникул вакытында Казанның мәктәп яны лагерьларында 10 меңнән артык бала ял итәчәк

28 мартта Казан мәктәпләрендә язгы каникул башлана, ул 4 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта мәктәп яны лагерьлары эшләячәк – сменаларда 10 меңнән артык башлангыч һәм урта сыйныф укучысы ял итәчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов җиткерде, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Мәктәп укучылары өчен лагерь 28 марттан 4 апрельгә кадәр эшләячәк. Укучыларга ял итү һәм белем бирү чаралары тупланган программа әзерләнә, шулай ук балалар көнгә ике тапкыр кайнар ризык белән тукланачак.

Чыгымнарның төп өлеше республика бюджеты хисабына каплана. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары исә мәктәп яны лагерьларына бушлай йөри алачак.

Лагерь программасына илебезнең тарихына, гореф-гадәтләребезгә, мәдәни күптөрлелеккә ихтирамлы караш формалаштыруга ярдәм итә торган патриотик юнәлештәге чаралар, шулай ук танып белү, иҗади һәм ял итү активлыклары кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot