news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язгы каникул көннәрендә мәктәп укучылары поездда ташлама белән йөри алачак

Ташламалы билетлар 7 мартта сатыла башлады.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Язгы каникул көннәрендә 10-17 яшьлек мәктәп укучылары ерак арага йөри торган поездның купе вагонында 50 процент ташлама белән сәфәр кыла алачак, дип хәбәр итә Горький тимер юллары матбугат хезмәте.
 
Ташламалар ил эчендә хәрәкәт итә торган поездларга (алар 23 марттан 2 апрельгә кадәр йөри) билет алганда гамәлдә булачак. Ташламалы билетларны инде хәзер үк ерак арага йөри торган поездлар кассасында яки Горький тимер юллары сайтында алырга мөмкин.
 
Акция гаилә белән ял итүне стимуллаштыруга юнәлдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot