news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язгы чорда республикада 20 млн төп агач утыртылган

Татарстан Урман фонды гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, имән, каен кебек агач үсентеләре белән тулыландырылды.

Язгы чорда республикада 20 млн төп агач утыртылган
http://minleshoz.tatarstan.ru/

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Татарстанда язгы агач утырту чоры тәмамланды. Урман хуҗалыгында эшләүчеләр аны "урман культуралары сезоны" дип йөртә. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда язгы агач утырту чоры тәмамланды. Бу сезонда 4 мең га мәйданда 20 млн төп урман культуралары утыртылган. Татарстан Урман фонды гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, имән, каен кебек агач үсентеләре белән тулыландырылды.

Хәзерге вакытта басу-кырларны, канауларны, елга яр буйларын табигатьнең тискәре йогынтысыннан саклый торган агач үсентеләре утырту тәмамланып килә. Быел андый үсентеләр тулаем 1813 га мәйданда утыртылган. Урман питомникларында 16,0 га мәйданда орлык чәчү төгәлләнде. Агач утырту эшләре көз көне дәвам иттереләчәк, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100