Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Язгы чакырылышта Татарстаннан хәрби хезмәткә 20 апрельдә озата башлаячаклар
3300 дән артык кеше гаскәрләргә җибәреләчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2019 елның язгы чакырылышында егетләрне Армия сафларына 20 апрельдә озата башлаячаклар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның Баш Хәрби комиссары Сергей Погодин әйтте.
“1 нче апрельдән язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2019 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк”, - диде ул.
2019 елның апрель-июлендә 18 меңгә якын кеше чакырылыш комиссияләренә килергә тиеш дип көтелә. 3300 дән артык кеше гаскәрләргә җибәреләчәк. Коры җир гаскәрләренә егетләрнең 53 проценты китәчәк.

Хәрби-диңгез флотына – 8 процент, стратегик билгеләнешле ракета гаскәрләренә – 8 процент, Һава-космик көчләр гаскәрләренә – 9 процент, Һава-десант гаскәрләре һәм махсус билгеләнешле частьларга – 8 процент, Милли гвардия гаскәрләренә – 6 процент, Оборона министрлыгының Баш идарәсенә – 2 процент һәм башка бүлекчәләргә 6 процентын озату ниятләнә.
Армиягә төрле сәбәпләр аркасында хәрби хезмәткә бармый калган өлкәнрәк яшьтәге егетләрне җибәрү ниятләнә. Югары һәм урта һөнәри белеме булган гражданнарга өстенлек биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз