news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язгы чакырылышта Татарстаннан 4 меңләп егет хәрби хезмәткә алыначак

Республикадан егетләрне хәрби частьләргә 17 апрельдән озата башлау планлаштырыла.

Язгы чакырылышта Татарстаннан 4 меңләп егет хәрби хезмәткә алыначак
Султан Исхаков

(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 1 апрельдән Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруның язгы кампаниясе башлана. Быел Татарстаннан барлыгы 4 меңгә якын егет хәрби хезмәткә алыначак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

Гадәт буенча, язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Быел ил күләмендә барлыгы 142 мең егет хәрби хезмәткә алыначак. Көзге чакырылышта аларның саны 10 меңгә күбрәк булган.

“Бу чакырылышта 1990-1999 елда туып, хәрби чакырылышны кичектерү мөмкинлеге булмаучылар хәрби хезмәткә алыначак. Татарстаннан егетләрне хәрби частьләргә 17 апрельдә җибәрә башлау планлаштырыла”, – диде Сергей Погодин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100