news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язгы чакырылышта Татарстаннан 2800 егет хәрби хезмәткә алынган

Аларның 1019ы югары белемле. Бу – барлык хезмәткә чакырылучыларның 23 процентын тәшкил итә.

Язгы чакырылышта Татарстаннан 2800 егет хәрби хезмәткә алынган
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казанның “Патриот” спорт-патриотик үзәгендә солдатларны хәрби хезмәткә озату тантанасының чираттагысы узды. Анда төрле министрлык вәкилләре, дин әһелләре, ветераннар катнашты. Язгы чакырылыш буенча нәтиҗәләрне республика хәрби комиссары Сергей Погодин ясады.

"Язгы чакырылыш план буенча бара. Ил чиген саклау өчен беренче төркем 19 апрельдә юл алды. Бүгенгә 2800 егет армиягә алынды. Аларның 1019ы югары белемле. Бу барлык хезмәткә чакырылучыларның 23 процентын тәшкил итә. Калган 1254 егет урта белемле. Билгеле булганча, быел Президент Рөстәм Миңнеханов югары белемле егетләргә армиягә чакыру бурычын куйган иде. Чакыру комиссияләре, нигездә, шул юнәлеш буенча эшләде, – дип таныштырды Сергей Погодин.

Хәрби комиссар сүзләренчә, икенче блокка килгәндә, алар хәрби юнәлеш буенча махсус әзерләнгән солдатлар. Бүген андыйларның саны 5554не тәшкил итә икән.

"Язгы чакырылышны 8 июльгә төгәлләрбез дип уйлыйбыз, – ди хәрби комиссар.  – Көн саен җыю пунктларыннан 100гә якын солдат хәрби хезмәткә китә. Татарстаннан язгы-җәйге периодта 4 меңләп солдат армиягә алыну күздә тотыла".

Иртәгә 103 солдат Ерак Көнчыгышка – Чита шәһәренә, 20се Севастопольнең Чаллы шәһәре шефлык итә торган частенә юл алачак.

Исегезгә төшерәбез: быел Татарстаннан 19 мең егет хәрби хезмәткә каралу өчен комиссиягә чакырылган. Шуларның 4 меңе хезмәткә алыначак.

2017 елның язында Путин хәрби хезмәткә 142 мең гражданны чакыру турындагы указга кул куйды. 2016 елның көзендә хәрби хезмәткә 152 мең граждан чакырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100