news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язгы чакырылышта Әгерҗе районыннан утызга якын егет армия сафларына алына

Беренче төркем май бәйрәмнәреннән соң юлга кузгала.

Язгы чакырылышта Әгерҗе районыннан утызга якын егет армия сафларына алына
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 30 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Язгы чакырылышта Әгерҗе районыннан 29 егет армия сафларына алына. Беренче төркем май бәйрәмнәреннән соң юлга кузгала. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Әгерҗедә армиягә китәсе егетләр өчен күптәннән матур традициягә әйләнгән бәйрәм уздырыла. Ул – “Хәрби хезмәткә чыкырылыш көне”.

Булачак солдатларны “Авангард” Яшьләр үзәгенә җыеп, җитәкчеләр үгет-нәсыйхәтләрен җиткерәләр, КВН командасы армия тормышы турында кызыклы күренешләр күрсәтә, яшь артистлар җырлар башкаралар. Бу чакырылышта Ватан алдындагы изге бурычларын үтәргә җыенучылар да әлеге бәйрәмдә хәрби комиссар Илгиз Галиевтан иң мөһим киңәшләрне ишеттеләр.

–Армиядә командир сүзе – закон. Һәркем белән уртак тел таба белегез. Беренче айларда, әлбәттә, кыен булыр. Аннан барысына да ияләшерсез. Авырлыклар булса, әти-әниегезгә зарланмагыз, түзегез. Иң мөһиме, үзегезне бары яхшы яктан гына күрсәтегез. Мөмкинлек булган саен иң беренче әниегезнең телефон номерын җыегыз, – диде ул.
Аның сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Римма Гыйльметдинова да куәтләде.

Әле шушы көннәрдә генә Әгерҗе егетләре – контракт буенча хезмәт итүче Тимур Бикбов чираттагы ялына, ә Алмаз Садыйков, хезмәт срогын тутырып, туган якларына кайттылар. Алар егетләргә армия тормышы турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100