news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язгы чакырылышта Чүпрәледән 40лап егет егет хәрби кием киячәк

Контракт буенча хезмәт итүченең бөтен өстенлекләре (хезмәт хакы, яллар, тулай торакта яшәү һәм башкалар) саклана.

Язгы чакырылышта Чүпрәледән 40лап егет егет хәрби кием киячәк
архив/Расих Фасхутдинов

(Чүпрәле, 9 апрель, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Быелгы язгы чакырылыш, үткән еллардагы кебек үк, 1 апрельдән башлана һәм 15 июльгә кадәр дәвам итә. Россия Президенты Владимир Путин имзалаган Указ нигезендә язгы чакырылышта Россия буенча 18 – 27 яшьлек 150 меңнән артык егет хәрби кием кияргә тиеш. Алар арасында Чүпрәле районыннан да 41 егет булыр дип фаразлана. Бу хакта район газетасы сайты яза.

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Буа һәм Чүпрәле районнары буенча бүлеге начальнигы, подполковник Радик Төхфәтуллин әйтүенчә, Чүпрәле егетләре хәрби хезмәткә бик җаваплы карый. Булачак солдатларны мәктәптә үк армиягә әзерләү дә үзенең уңай якларын күрсәтә. Шуңа да солдатларыбызның күбесе кыска гына вакыт эчендә хәрби хезмәт отличныгы булып җитлегәләр, тактик өйрәнүләрдә югары нәтиҗәләргә ирешәләр, командирлардан аларның әти-әниләренә рәхмәт хатлары килеп тора. Хәрби комиссар армиягә бармый калуны җинаять ди, Россия Федерациясе Җинаять кодексы нигезендә андыйларны 200 мең сумга кадәр штрафка тарту яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралганлыгын әйтә.

Чакырылыш комиссиясенә килгән егетләрнең кайберләре белән аралашып алдык. ”Без солдат хезмәтенә әзер!”,- диләр алар. Әле кайчан гына яшьләр башкачарак карашта, ягъни хәрби хезмәткә бик үк атлыгып тормыйлар иде. Аның бер генә ел булуы, югары уку йортларына кергәндә, эшкә урнашканда хәрби билетның да роль уйнавы, хәрбиләр тормышындагы уңай үзгәрешләр үз йогынтысын ясаган, димәк.

Чакырылыш комиссиясе район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов рәислегендә эшли, аның составында төрле ведомство вәкилләре: мәгариф идарәсеннән, хәрби комиссариаттан, мәшгульлек үзәгеннән, табиблар, район эчке эшләр бүлегеннән, ветераннарның район советыннан һ.б..

Хәзер армиягә чакырылучыларга хезмәт итү вариантын сайлау мөмкинлеге дә тудырыла, ике альтернатива тәкъдим ителә: 1 ел сроклы хезмәт, яисә 2 елга контракт. Соңгысында контракт буенча хезмәт итүченең бөтен өстенлекләре (хезмәт хакы, яллар, тулай торакта яшәү һәм башкалар) саклана, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100