news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язгы чакырылышта 703 татарстанлы ил чиген сакларга киткән

Бүген тагын 53е юлга кузгалачак.

Язгы чакырылышта 703 татарстанлы ил чиген сакларга киткән
Ильнар Тухбатов

(Казан, 18 май,  “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казанның “Патриот” спорт-патриотлык үзәгендә булачак солдатларны хезмәткә озату тантанасы булды. Төп чыгышны республика хәрби комиссары Сергей Погодин ясады.

“Язгы чакырылыш план буенча бара, – диде хәрби комиссар. –19 апрельдән эшне башладык, ул 8 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көнгә төрле хәрби гаскәрәргә Татарстаннан 703 егет китте. Шуларның 500гә якыны югары һәм махсус урта белемле".

Бүген  Татарстаннан 53 егет хәрби бурычларын үтәү өчен солдат хезмәтенә кузгалачак.  Хәрби-һава көчләре һәм коры җир гаскәрләреннән торган ике команда – Самарага юл ала, бер өлеше Мәскәү  өлкәсенең Голицыно шәһәренә һәм Мәскәүгә Президент полкында хемәт итү өчен китәчәк.

Быел Татарстаннан 19 мең  егет хәрби хезмәткә каралу өчен комиссиягә чакырылган. Шуларның 4 меңе хезмәткә алыначак.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның  язында Путин хәрби хезмәткә 142 мең гражданны чакыру турындагы указга кул куйды. 2016 елның көзендә хәрби хезмәткә 152 мең граждан чакырылган иде. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100