news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язгы чакырылышта 30 яшь апаслы хәрби хезмәткә чакыру алачак

Булачак солдатларыбызның 25 проценты югары белемле.

(Апас, 19 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз",  Ришат Җамалиев). Бу язгы чакырылышта 30 яшь апаслы хәрби хезмәткә чакыру алачак. Булачак солдатларыбызның 25 проценты югары белемле. 60 процент өлеше хәрби хезмәткә махсус урта белемле һәм беренчел хәрби һөнәрле булып бара. Бу язда хәрби хезмәткә китүче апаслыларның 15 проценты тулы урта белемле, дип яза район газетасы.

18 апрелдә Апастан Рушан Сәлахов, Шыгайдан Булат Мөхетдинов, Карамасардан Илмир Сәлимгәрәев һәм Тутайдан Илнур Минһаҗетдинов беренче партия булып армия хезмәтенә кузгалдылар.

– Миңа хәрби хезмәт җиңел биреләчәк дип уйлыйм. Беренчедән, спорт белән дус булдым. Икенчедән, техникум дипломым, беренчел хәрби һөнәрем бар. Өченчедән, бик тә солдат буласым килә. Әтием дә армиядә хезмәт итеп кайткан. Мин кемнән ким, – ди апаслы Рушан Сәлахов.

– Минем әтием диңгез пехотасы, флотта хезмәт иткән. Тельняшкалы егетләрне кызлар да ярата, – ди карамасарлы Илмир Сәлимгәрәев. – Повестка алганчы Буа ветеринария техникумын тәмамлап өлгердем. 1 елдан авылыма, әти-әнием, туганнарым янына исән-имин әйләнеп кайткач, югары белем алырга ниятем бар. Ә армиядә булучыларга укырга керүе бик җиңел хәзер, – дип уй-хыяллары белән белән уртаклаша.

Тутайлы Илнур Минһаҗетдинов белән Шыгайдан Булат Мөхетдинов армиягә хәрби техник-механик таныклыгы белән бара. – Апас аграр көллиятендә безне армиягә хезмәткә бик яхшылап әзерләделәр, – ди Илнур. – Укытучыларым, туганнарым, әти-әнием йөзенә тап төшермәм, яхшы итеп хезмәт итәчәкмен!

Солдат әниләре болай диделәр:

– Газиз балаңны билгесезлеккә чит җирләргә хәрби хезмәткә озатуы җиңел түгел инде ул. Тик ирләребез бүген дә солдат елларын зур горурлык белән искә төшерәләр. Улларыбыз да армиягә үзләре теләп, яшьтәшләре белән бергә китәбез дип хыялланып үсте. Юлларыгызга ак җәймә, балалар!

Иртәнге алтыда Казан “Патриот” Үзәгенә махсус автобус көткән арада егетләр дә үз сүзләрен әйтеп калырга ашыкты:

- Сөйгән ярларыбыз, әти белән әнине, туганнарыбызны шатландырып 1 елдан соң Апаска әйләнеп кайткач та, хәрби киемнәрдән бергәләп кочаклашып авыл урамнарын урарбыз әле. Бездән яхшы хәбәрләр, җылы хатлар көтегез. Сынатмаска сүз бирәбез Апас!
.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100