news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язгы чакырылыш кампаниясенең соңгы көнендә Аксубайдан 9 егет Армия сафларына китте

Сафка тезелеп баскан егетләр Үзәк хәрби округы хәрби инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствовның хәер-фатихаларын тыңладылар.

(Аксубай, 9 июль, "Татар-информ", "Аксубай таңнары", Зинаида Леонтьева). 2017 елның язгы чакырылыш кампаниясенең соңгы көнендә Аксубайдан Татвоенкоматның җыелу пунктына 9 егет китте, дип яза җирле басма.

Туганнар, якын кешеләр белән саубуллашу тантаналы мохиттә үтте. Элеккеге хәрби комиссариат территориясендә хәрби маршлар яңгырады, әләмнәр җилфердәде, бер сүз белән әйткәндә, җанлылык хөкем сөрде.

– Без сезнең яхшы хезмәт итеп кайтуыгызны телибез! – дип мөрәҗәгать итте егетләргә район башлыгы Камил Гыйльманов. – Сезне туган йортыгыздан ераклаштырган 1 ел хезмәт рухыгызны ныгытсын, көчегезне арттырсын! Ә сез кайтканнан соң без бергә район өчен, аны төзекләндерү өчен зур эшләр башкарырбыз! Хезмәтегездә уңышлар сезгә!

Сафка тезелеп баскан егетләр Үзәк хәрби округы хәрби инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствовның хәер-фатихаларын тыңладылар. Берничә дистә елын Ватанга хезмәт итүгә багышлаган генерал-майор да якташларының имин хезмәт итеп кайтуларын теләде. Һәм, әлбәттә инде, иминлек чараларын истә тотсаң һәм командирлар кушканны үтәсәң – барысы да яхшы булачак.

Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин да егетләргә үзенең теләкләрен ирештерде:

– Республиканың хәрби комиссариат җитәкчелеге фикеренчә, Аксубай районы егетләре һәрвакыт лаеклы хезмәт иттеләр, калганнар өчен өлге булып тордылар. Сез дә бу йоланы дәвам итәргә тиеш.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100