Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Язгы чакырылыш вакытында электрон повесткалар тест режимында киләчәк
1 апрельдә старт алачак язгы чакырылыш вакытында электрон повесткалар сынау режимында киләчәк. Бу хакта ТАСС Дәүләт Думасының оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, кәгазь повестка 2024 елгы язгы чакыруда төп документ булып кала. Электрон повестка бары тик кәгазь повестканы кабатларга һәм тест режимында гына таратылырга мөмкин.
Искәртик, узган елның апрелендә Россия Президенты Владимир Путин законнарга үзгәрешләр кертү турындагы законга имза куйды, анда хәрби бурычлыларның бердәм реестрын булдыру, шулай ук электрон повестка һәм армиягә барудан качучыларга чикләүләр кертү каралган.
Закон нигезендә, хәрби бурычлыларга повесткалар язма рәвештә җибәрелә һәм электрон рәвештә кабатлана. Электрон повестка гражданның шәхси кабинетында «тиешле мәгълүмат ресурсы, мәгълүмат системасында» урнашканнан соң тапшырылачак. Моннан тыш, повестка турындагы хәбәр гражданга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетына җибәреләчәк.
Повестка реестрда урнаштырылган көннән соң 7 көн узгач тапшырылган дип санала. Башка ысуллар белән бирелгән булса, бу кулланыла ала.
2023 елның декабрендә Президент шулай ук Саклану министрлыгына, әлеге дәүләт мәгълүмат системасын кулланып, 2024 елгы көзге чакырылышны уздырырга кушты.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз