Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Язгы бакчаның падишаһы - лаләләр
Рушания АЛТАЙ
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Миллионлаган кешеләрнең сокланулы карашларын үзенә сеңдергән,
- алтыннан да кыйммәт йөргән,
- тулы бер илнең икътисадын күз ачып йомган арада түбән тәгәрәткән,
- меңнәрчә кешене бөлгенлеккә төшергән,
- падишаһларны үзенә бил бөктерткән,
- бер дәвергә исемен бирдерткән,
- җиһанның иң көчле империясендә дөньяга танылган,
- изге булып кабул ителгән
бердәнбер чәчәк ул - ЛАЛӘ.
Апрель ае җиттеме, Истанбул урамнары лалә чәчәкләренә күмелә. Аллеялар, парклар, газоннар, бакчалар сары, кызыл, ал, ак, шәмәхә һәм тагын әллә нинди төсләрдәге ләлаләр белән бизәлә. Түтәлләр төрле форма рәвешендә эшләнгәннән, ак лаләле ярымай, кызыл ләләле йолдыз, төрле төсләрдәге диңгез дулкыны шәкелләре тирә-юньгә аеры бер ямь өсти. Урамнарда лаләләр күренә башладымы, белеп тор: яз җиткән! Тиздән “Лалә фестивале” башланачак. Әйе, әйе, ялгыш укымадыгыз... лалә фестивале... Төрекләр өчен бу чараның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Лалә – төрки халыклар мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше. Әле хуннар чорында ук кайбер савытларга, бизәнү әйберләренә лалә чәчәкләре төшерелгәне билгеле. Безнең эрага кадәр V нче һәм VI гасырларда беренче Пазырык курганында табылган ат ияренә лалә мотивлары ясалган булган. Уйгыр халкының борынгы тарихын тикшерүчеләр каберләрдә табылган ефәк кисәкләрендә лалә орнаментлары булганын күрәләр. Галимнәр фикеренчә, лаләнең ана ватаны -Урта Азия туфраклары, төгәлрәк әйтсәк, Казахстан. Лалә суганнары төрки халыкларның күчеше чорында Хәзәр диңгезенең көньягы буйлап Иран аша Анадолуга барып җитә. Биредә ул кыргый чәчәк булып тау битләрен, тугайларны бизи. Халык гади дә, купшы да булган бу нәфис чәчәкне бик ярата. Аның белән бәйле риваятьләр барлыкка килә, легендалар, шигырьләр, җырлар языла. Бигрәк тә төрекләрнең декоратив-гамәли сәнгать төрендә лалә бизәкләрен еш очратырга мөмкин. Зәркән һәм чүлмәкче һөнәрчеләре өчен дә илһам чыганагы булган ул. Шулай ук чигү үрнәкләрендә, фарвор бизәүдә, рәсем сәнгатендә, такта эшчелегендә дә чагыла. Бигрәк тә келәм туку осталарының яраткан мотивына әйләнә.
Лалә культын бары тик Анадолу төрекләренә генә хас дип әйтү, дөреслеккә хилафлык китерү булыр иде. Ул бөтен төрки халыклар сәнгатендә киң урын били. Төрки халыклар элек-электән чәчәк, бигрәк тә лалә мотивына мөкиббән булган. Моны төрле ышану һәм йолалар белән дә аңлатып була. Иран Сәлҗүкләре һәм Бөек Сәлҗүкләр дәүләтләре чорындагы халык сәнгатендә лалә мотивларының киң таралыш алганы билгеле. Төрекләр 1453 елда Константинопольне яулап алгач, Фатих солтан Мәхмәт(1432-1481) шәһәрне төзекләндергәндә иркен бакчалар, зур парклар ясатуга әһәмият бирә һәм аларны лалә чәчәкләре белән бизәтә. Үзе дә бакчачы булган солтан бу үсемлекнең гади купшылыган үз итә. Лалә аның иң яраткан чәчәге була. Фатих солтан Мәхмәт лалә утырту чорында шәһәр бакчаларында түтәлләрне бизәү эшендә актив катнаша, суганнарны үз куллары белән утырта. Бакча эше белән шөгыльләнүдән ул әйтеп бетергесез тәм таба. Госманлы империясенең 10 нчы падишаһы Кануни Сөләйман да (1495-1566) лаләләргә мөкиббән зат буларак беленә. Ул яңадан-яңа лалә сортлары булдыруга зур игътибар бирә. Госманлы империясенең бер дәверендә исә лалә суганнарын читкә чыгару яки чит илләргә сату катгый тыела.
Лалә дәвере
1700 нче елларның башында Төркиядә дә, Голландиядәге кебек, лалә шашкынлыгы булып ала. Шәһәрнең урам чатлары, бакчалар, парклар лалә чәчәкләренә бөренә. Аерым хуҗалыклар исә лаләләренең төре һәм күплеге буенча бер-берсе белән ярыша. Ул елларда Госманлы империясендә лалә сортларын төрләндерү модага керә, гибридизация нигезендә чәчәкләренең төре 2 меңнән артып китә. Падишаһлар сарае һәм җәмгыятьнең югары катламында лалә үстерү хирыслыгы да артканнан-арта бара. "Маһмуб" дигән сортның бер данә суганы 500 алтынга сатыла. Бәяләрне тезгенләү өчен дәүләт махсус фәрман чыгарырга мәҗбүр була. Шул ук вакытта җәмгыятьтә Ауропа мәдәниятенә кызыгу күзәтелә. Ул сәнгатьтә, бигрәк тә архитектурада сизелә. Аристократлар рәхәт, зиннәтле тормышта яшәп, күңел ачу турында гына уйлый башлыйлар. Гади халык мәнфәгатьләре арткы планга кала. Бу исә билгеле төркемнәрнең баш күтәрүләренә сәбәп була. Нәтиҗәдә, 1718-1730 еллар төрек халкы тарихына "Лалә дәвере" булып кереп кала. Бу дәвердә Ауропаны үрнәк алып, Госманлы империясендә беренче тапкыр реформлар үткәрелә. Кәгазь һәм тукыма фабрикалары да бу чорда төзелә. Ауропа илләренә беренче илчеләр дә нәкъ менә "Лалә дәвере"ндә җибәрелә. Хәтта җил чәчәге чиренең вакцинациясе да беренче тапкыр шушы чорда ясала башлый. Бу чор, Госманлы империясенең сәнгать тармагында күтәрелеш еллары булса, дәүләт буларак, иътисади һәм сәяси өлкәләрдә артта кала башлауның башлангыч дәвере буларак бәяләнә. Кыскасы, ашап-эчеп, күңел ачудан арыга китә алмаган дәүләтнең торгынлык елларына нәфис бер чәчәкнең исеме бирелүе, төрек халкының лаләләргә мөкиббән булуын аңлата. Гомумән, лалә чәчәкләре дөньяга Госманлы империясе чорында таныла, тарала. Госманлы халкы нигә бу чаклы үз иткән соң лаләләрне? Моның үзенә күрә кызыклы сәбәпләре бар. Гарәп хәрефләре белән язылган "лалә( ﻻ ﻟﻪ )" сүзе "Аллаһ( ﷲ )" кәлимәсендәге бөтен хәрефләрне үз эченә ала. "Лалә" гарәп хәрефләре белән язылып, киредән укылганда ( ل ﻫﻼ ) "Һилял" ягъни ярымай сүзе килеп чыга. Ай - Госманлы дәүләтенең эмблемасы. Ислам динендә "Әбҗәд" ысулына күрә, һәр хәрефнең үз саны бар. "Аллаһ" белән "Лалә" сүзләренең бер үк саннарга туры килүләрен әдипләр һәм фикер ияләре хикмәтле очрак дип бәяләгәннәр. Менә шунлыктан, лаләне купшы, нәфис, матур дип кенә түгел, изге чәчәк итеп тә кабул иткәннәр.
Лалә - Төркия дәүләтенең рәсми эмблемасы
XII гасырда лалә чәчәкләренең Идел буенда да үсүе билгеле. Татар халык сәнгатенең һәр төрендә лалә мотивлары чагылуын яшереп булмый. Лалә чәчәгенең орнаментта ешрак һәм бигрәк тә яратып кулланылганын, чынбарлыкка якынрак итеп сурәтләнгәнен тоемларга була. Ул, күпчелек чәчәкләр кебек, профильдән һәм ачылган килеш алгы ягыннан сурәтләнгән. Шулай да, соңгы дәвердә төрки халыкларның күбесе лалә мотивларыннан читләшә башлады кебек. Ә менә Анадолу төрекләре исә киресенчә, лалә культын кире кайтарырга, тарихи кыйммәтләрен барлап, кабаттан тергезергә телиләр. Яңадан тирә-юньнәрен лалә чәчәкләренә төреп, рухи дөньяларын алар аркылы аңлатырга тырышалар.
Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгының инициативасы белән 2000 елда лалә чәчәге рәсеме рәсми буларак дәүләт символына әйләнде. Шәһәр урамнарын, бакча-паркларны, аллеяларны лаләләр белән бизәү гадәткә керде. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, халык та бакчаларына төрле сорттагы лалә суганнары утырта башлады. Бакчасы булмаганнар балконнарындагы гөл кисмәкләрендә лалә чәчәкләре үстереп, әйләнә-тирәгә гүзәллек тарата.
Лаләнең чын исеме фарсча "тюрбан" (хатын-кызларның чәчәк сыман баш киеме)мәгънәсенә туры килә торган "tulipa" сүзеннән алынган. Төрки халыклар һәм таҗикләр аңа "лалә" яки "лола" дип йөргән. Ауропада да XVI гасырда бу чәчәкләрнең баштарак "лола" дип аталганы мәгълүм.
Быел Истанбулда 7 нче тапкыр лалә фестивале узады. Ул "Иң гүзәл лаләләр Истанбулда үсә", "Истанбул лаләләренә кавышты" дигән шигарьләр астында тәүге тапкыр 2005 елда үткәрелә башлаган иде. Узган ел Истанбул туфракларына 112 төр 11 миллион 500 мең данә лалә суганы утыртылды. Шәһәрнең иң зур паркларында бу чәчәкләрнең бөтенесен тамаша кыларга, чиксез матурлык белән күзләрне иркәләп, җанга рәхәтлек алырга мөмкин. Чара кысаларында рәсем, фотосурәт, сын күргәзмәләре, төрле бәйгеләр, җырлы-биюле кичәләр үткәрелә, лалә мотивлы сувенирлар сату оештырыла.
Голландиянең лаләләр белән танышуы
Лалә дигәч, күпләрнең күзалдына, һичшиксез, Голландия дигән ил килә. Кайберәүләр яз айларында лалә басуларының чәчәк атканын күрергә Голландиягә махсус баралар. Кайткач, мәшһүр Көкенхоф бакчасы турында исләре китеп сөйли. Ләкин лаләләрнең Голландиягә Төркиядән китүе турында күпләр бихәбәр. Хәзерге Төркия туфракларында XII гасырда ук лалә чәчәкләренең күпләп үсүе билгеле булса да, ул дәвердә Ауропа илләре лаләнең нинди үсемлек икәнен дә белми иде. Госманлы дәүләтендәге соклангыч бакчалар, иркен паркларны алар әле күз алдына да китерә алмагандыр. Лалә чәчәкләре белән беренче булып 1550 елларда Италия таныша. Венеция сәүдәгәрләренең госманлы туфракларыннан Алмания аша китергән лалә суганнары ул чорда әллә ни игътибарга алынмый. Тарихчылар 1562 елда Истанбулдан Бельгиянең Антверпен шәһәренә җибәрелгән лалә суганнарын голландияле бер сәүдәгәрнең ошатмавы турында язалар. "Бу суганнар тәмсез, мин гадәти суган ашауны өстен күрәм", - ди ул.
1554 елда Австрия короле I Фердинандның илчесе Огье де Бюсбук лалә суганнарын Истанбулдан Австриягә китерә. Шул ук чорда госманлы империясенең солтаны Кануни Сөләйман Голландия короленә бүләк итеп берничә лалә чәчәге җибәрә. Матурлыгы һәм нәфислегенә таң калган король бу чәчәкләрнең үз бакчасында да үсүен тели. 1568 елларда Фламан ботаникларының үсемлекләр белән бәйле китапларында лалә чәчәкләре рәсемнәрен очратырга була. Падишаһлар гына түгел, әдәбият-сәнгать вәкилләре дә, гади халык та гашыйк була лаләләргә. Ул тиз арада Ауропа илләренә тарала. Бигрәк тә Бельгия, Голландия һәм Англиядә популярлыгы арта. Лалә суганнарына бәяләр биржада куела башлый. Ауропа шартларына яраклашкан беренче лалә сортлары бик сирәк очрый торган товарга әйләнә. Голландлылар алар¬ның берсеннән-берсе матуррак сортларын булдыруга ирешә. Аңа таләп зур була, ул бик тиз арада кыйммәт бәяләнә торган затлы товарга әйләнә. Бу исә голланд җәмгыятендә лаләгә хирыслык (тюльпаномания) дигән чир китереп чыгара, кешеләр, йорт-җирләрен, терлекләрен сатып, лалә суганнары ала башлый. Бөтен голланд икътисады лалә сәүдәсенә корыла.
Амстердамдагы бер йортның мемориал тактасына 1634 елда ике таш йортның өч лалә суганы биреп алынуы турында язылган. 1700 елларның урталарында 1 данә Viceroy төре лалә суганының бер һөнәрченең еллык хезмәт хакыннан ун кат артык бәягә торганлыгы мәгълүм. Башка бер чыганакка күрә, бер лалә суганы өчен түләнгән "мал кәрҗине" шулардан гыйбарәт: 2 йөк бодай, 4 йөк арыш, 4 симез үгез, 8 симез дуңгыз, 12 симез сарык, 480 литр шәраб, 5 мең 250 литр сыра, 2 тонна атланмай, 1 ятак, 1 костюм-чалбар, 1 көмеш кружка. Ул чорда лаләләр, алтын кебек, байлык чыганагына әверелә. Кеше ышанмаслык бу сәүдә аркасында бик тиз баеп китүчеләр күбәя. Бай сәүдәгәрләрдән алып, тукыма эшчеләренә чаклы, кыскасы, җәмгыятьнең һәр катлам вәкиле лалә спекуляциясе эченә керә. 1630 елларда Голландия лалә орлыкларын һәм чәчәкләрен беренче мәртәбә чит илләргә экспортларга тотына. Лалә орлыклары акция һәм облигация кебек кыйммәтле кәгазьләр урынына йөри. Суганнар дефицит булганга, киләсе көзгә үсәчәк орлыкларны алдан сатуга ки¬ле¬шү¬ләр төзелә. Хәзерге икътисадта "фьючерс контракты" дип атала торган кә¬газьләр барлыкка килә, ягъни әлегә җитеште¬релмәгән товарны алдан саталар. Суганнар әле утыртылмаган да, аның үрчисе өлешенә инде килешүләр имзалана. Товар¬ның үзе урынына аны сатуга киле¬шү кәгазьләре белән алыш-биреш ясала башлый. Бөтен Голландиядә чиктән тыш лалә дуамаллыгы хөкем сөрә. Бигрәк тә 1636 елның көзендә һәм 1637 елның кышында бәяләр коточкыч дәрәҗәдә үсә. Еллык керем уртача 150 флорин булган бу илдә гади бер лалә суганы 1250 флоринга сатыла. Иң кыйммәтле лалә орлыгының 6000 флорин торуы билгеле. Ләкин, бәхет белән бәхетсезлек янәшә йөри дигәндәй, һич көтмәгәндә лалә суганнары вирус эләктереп, "авырый" башлый. Халык куркуга кала. Сатып алучылар күзгә күренеп кими. Сәүдәгәрләрнең байтагы бөлгенлеккә төшә. Лалә суганнарын алган бәягә сату түгел, хәтта түләгән бәянең меңнән бер өлешен генә дә кире кайтару мөмкин булмый.
Әлеге вирусның яхшы ягы да була. Ул лаләләрнең төсе үзгәрүенә, бер лаләнең берничә төс алуына китерә. Вируслы суган утыртылган бакчаларда мутация кичергән төрле төстәге лалә чәчәкләре балкый. Ләкин бу вакыйга Голландиянең икътисадына биниһая зур зыян сала. Ауропада "Җил белән сәүдә итү" дигән гыйбарә әнә шул вакыйгадан кала.
Американың Һарләм негрлары соравы буенча, кара тәнле кешеләрнең дә матур булуларына ишарә максатлы, 1637 елның 15 маенда күптән көтелгән кара лаләләр барлыкка килә. Бу җәһәттән падишаһларның катнашы белән гаҗәеп зур тантана оештырыла. Чарага бөтен дөньядан күренекле ботаниклар һәм бакчачылар чакырыла. Ә чәчәкләр бәллүр вазаларда тамашачыларның игътибарына тәкъдим ителә. Бу вакыйга лаләләр белән кызыксынуны тагын да арттыра һәм ул Голландия чикләрен ашып, Ауропаның башка илләрендә тамыр җәеп җибәрә. Купшы лаләләр гүзәллекләргә тагын бер кат гүзәллек өстәп, кешелекнең матурлыкка гашыйк күңел дөньясын тагын бер мәртәбә яулап ала.
Бүген Голландия, территориясенең дүрттән бер өлешендә, дистәләрчә гектарлык плантацияләрдә төрледән-төрле 3 миллиард лалә суганы үстерә. Аның 2 миллиардын АКШ, Япония, Алмания кебек чит илләргә сатып, елына 150 миллион доллар күләмендә табыш ала. Ә лаләнең икенче ватаны булган һәм дөньяга таныткан Төркия исә әлеге чәчәкләрне финанс чыганагы буларак түгел, мәгънәви кыйммәт, рухи дөнья азыгы итеп күрә. Шуңа да лалә чәчәкләренең борынгы табигый сортларын саклап калуга көчен дә, матди мөмкинлекләрен дә кызганмый. Әле күптән түгел генә күренекле фотосурәт остасы Нижат Айваз тарафыннан, соңгы мәртәбә 150 ел элек күренгән, бүгенге чорда юкка чыгучы сортлар арасына кертелгән "Госманлы лаләсе" табылды. Тәкирдаг дигән шәһәрчекнең якыннарында гына табигый шартларда үсеп ята икән. Ул үрчетелеп, "Истанбул лаләсе" дигән яңа исем белән яңадан бакчаларның күрке булып китте. Бүген Төркия бик күп еллар элек "өеннән урланган чибәр кыз"ны кире ватанына кавыштыруның шатлык-куанычлары белән яши. Һәр ел табигатькә яз килгәнен искәртер кебек, апрель - май айлары буенча уңда-сулда лаләләр елмая.
***
Лаләләр - халык күңелендә
Халык арасында лаләләрнең килеп чыгышы белән бәйле кызыклы легенда яши: имеш, бер яфракның чык тамчысын яшен суккан һәм яфрак дөрләп яна башлаган. Шул чак кисәк кенә һава суына, теге яфрак туңып лаләгә әверелә. Шулай итеп, җиһанга яңа чәчәк - лалә яралган. Эчке якта, таҗларның төбендәге каралык, гүя, шул янудан калган .
Үзбәкләрдә шундый ышаныч бар: әгәр яз көне тауларда зәңгәр лалә тапсаң, ел буе сиңа бәхет елмаер, эшләрең уң булыр.
Төрек халкының авыз иҗатындагы риваять тә шактый кызыклы: танылган нәкыш остасы Фәрхать Мәһмәнәбану солтанбикәнең сеңелесе Ширин өчен төзетә торган йортны бизәргә яллана. Беркөнне ул Ширинне эшләгәнен күзәтеп торганын шәйләп ала. Яшьләр икесе дә берберсенә гашыйк булалар. Яшеренеп очраша башлыйлар. Фәрхать Ширинне сорап, апасына яучы җибәрә. Ләкин Мәһмәнәбануның бу вакыйгага бик ачуы килә. Чынлыкта ул үзе дә Фәрхать өчен янып көя. Тик егетнең аңа битараф булуы белән килешә алмый. Көнчелек уты аны хөсетлек эшләргә этәрә. Фәрхатьне хәйләләргә керешә. Имеш, ерактагы тауны тишеп, шәһәрне суга кавыштырса гына Ширингә өйләнә ала. Фәрхать Ширингә булган чиксез мәхәббәте көче белән тауны тишеп, су чыгара. Фәкать солтанбикәнең биргән сүзен җиренә җиткерәсе килми. Ул ярдәмчесе аркылы егеткә "Ширин үлде" дигән хәбәр сала. Бу сүзне ишетер-ишетмәс, Фәрхать көрәген өскә атып бәрмәкче булганда, кинәт көрәк аның башына төшә һәм егет шул ук минутта җан бирә. Сөеклесе хакындагы кайгылы хәбәр Ширингә дә барып җитә. Ул очкан кош кебек яраткан кешесенең үле гәүдәсе янына ашкына. Фәрхатьнең җансыз бәдәнен күреп, шашкын халәттә биек кыядан сикерә һәм вафат була. Фәрхатьтән тамган кан тамчысы, хуҗасының Ширингә булган эчкерсез сөюен аңлату өчен кызыл лаләләргә әверелә. Әнә шул көннән бирле кызыл лаләләр үлемсез мәхәббәтнең билгесе булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз