news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яз уртасында кыштан «сәлам»: жылы көннәр тиздән кайтырмы һәм бәрәңгене кайчан утыртырбыз?

Татарстанга арктик салкыннар килде – апрельдә кар төште.

Яз уртасында кыштан «сәлам»: жылы көннәр тиздән кайтырмы һәм бәрәңгене кайчан утыртырбыз?
Арктика суыклары Татарстанга да килеп җитте – яз уртасында кыш кайтты
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Җылы кояшлы көннәрдән соң, апрель уртасында Идел буе шәһәрләрендә кар яуды. Арктика суыклары Татарстанга да килеп җитте. Җылы көннәр тиздән кайтырмы һәм бакчачылар быел бәрәңгене кайчан утырта алыр? «Татар-информ» синоптиклардан белеште.

Татарстан карлы циклонның перифериясенә эләкте

Быел апрель Россиянең урта полосасында яшәүчеләргә күңелсез сюрприз ясады – яз уртасында кыш кайтты.

«Түбән Новгородта кар катламының калынлыгы 21 сантиметр, ә Рязаньда 25 сантиметр ук булды. Бу – апрель азагы өчен бик зур күрсәткечләр», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов.

Татарстан карлы циклонның перифериясенә эләкте. 21 апрельдә көндез республиканың кайбер районнарында карлы яңгыр яуды. Әмма синоптик татарстанлыларны тынычландырырга ашыкты. «Бер кар бөртеген кар дип атау дөрес түгел. Сезнең төбәкне кар урап узды, дияргә була», - диде ул.

Республиканың көнбатыш районнарында юлларда бозлавык барлыкка киләчәк

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

ТР Гидрометеорология үзәге татарстанлыларны җепшек кар һәм бозлавык турында кисәтте

ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь сүзләренчә, якын көннәрдә татарстанлыларга кыш «сәлам» җибәрәчәк.

«Бездә Чувашиядәге яки Киров өлкәсендәге кебек масштаблы һәм көчле явым-төшемнәр көтелми. Әмма республикада инде җепшек кар төште. Узган төндә башта яңгыр яуды, ә иртән һәм көндез урыны белән җепшек кар күзәтелде», – дип сөйләде ул.

Хәзерге вакытта циклон Татарстанны ике өлешкә бүлә. Республиканың көнчыгыш өлешендә җылырак, ә көнбатыш районнарда шактый салкын. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, урыны белән бераз кар ятарга мөмкин. Республиканың көнбатыш районнарында юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

23 апрельдән һава торышы әкренләп яхшыра башлаячак: төбәкнең көнбатыш өлешендә явым-төшемнәр туктаячак, ә термометр баганалары +5.. +10 градуска кадәр күтәреләчәк

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Һава торышы 23 апрельдән яхшыра башлаячак

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары нигезендә, якын көннәрдә республикада һава торышы салкынча һәм бик тотрыксыз була.

«22 апрельдә кар, җепшек кар һәм яңгыр саклана. Төнлә минуслы температура көтелә. Иртәгә көндез дә шактый салкын була», – диде ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы.

23 апрельдән һава торышы әкренләп яхшыра башлаячак: төбәкнең көнбатыш өлешендә явым-төшемнәр туктаячак, ә термометр баганалары +5.. +10 градуска кадәр күтәреләчәк.

Республикада кыш белән яз көрәшә, якындагы көннәрдә температура үзгәрүчән була

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

«Бер-бер артлы Атлантика һәм Баренц диңгезе циклоннары килә»

Александр Шувалов мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Россиянең Европа өлешендә төньяк-көнбатыш һава агымнары өстенлек итә.

«Россиянең Европа өлешенә бер-бер артлы Атлантика һәм Баренц диңгезе циклоннары килә. Шул сәбәпле, уртача полосада һава температурасы климатик нормадан түбәнрәк», – дип аңлатты белгеч.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә республикада кыш белән яз көрәшә. Якын көннәрдә температура үзгәрүчән була.

«Салкыннар бик озакка сузылмаячак. Әмма апрель азагында һава торышы бик тотрыксыз. Ял көннәрендә янәдән яңгыр явачак. Татарстанның төньягында җепшек кар булырга мөмкин. Температура кабат +4..+6 градуска кадәр кими», – дип кисәтте синоптик.

Апрельдә әле арктик салкыннар үзен сиздерәчәк

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Май бәйрәмнәренә «кыш белән яз көрәше» төгәлләнәчәк

Александр Шувалов фаразлавынча, май бәйрәмнәренә «кыш белән яз көрәше» төгәлләнә.

«Мондый салкыннар гадәттә ун көннән артык дәвам итми. Беренче май бәйрәмнәренә һава температурасы +10.. +15 градус тирәсе булырга тиеш», – диде ул.

Евгений Тишковец апрельдә әле арктик салкыннар үзен сиздерәчәк дип кисәтте.

«Ай азагына кадәр Россиянең үзәк өлешендә температура фоны салкынча була», – диде синоптик.

Авыл хуҗалыгы культураларына куркыныч янарга мөмкин

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Май һәм июньдә авыл хуҗалыгы культураларына куркыныч янарга мөмкин

Россия Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, Татарстанда вегетация чорында һава температурасы шактый җылы була. Апрель һәм июльдә температура нормадан югарырак, ә май, июнь, август һәм сентябрьдә норма тирәсендә булырга тиеш, дип көтелә.

Җылы айларда явым-төшемнәр норма күрсәткечләренә якын була. Сентябрь генә коры булачак, дип фаразлана. Яңа вегетация чоры башланганнан соң кырау төшү авыл хуҗалыгы культуралары өчен куркыныч, ди синоптик.

«Майда кырау төшү ихтималы зур. Соңгы елларда республикада һәр елны диярлек бер-ике төнгә кырау төшү күзәтелә. Әмма кырау майда гына түгел, июньнең беренче яртысында да төшәргә мөмкин», – дип билгеләп үтте Феликс Гоголь.

Шуңа күрә синоптик Евгений Тишковец бакчачыларга бәрәңгене бу сезонда май бәйрәмнәренең беренче өлешендә түгел, ә икенче дулкынында утыртырга киңәш итте.

Наталья Рыбакова, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot