Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яз мода һәм стиль атналыгын алып килде
Мартның беренче атнасы быел да Казанда “Язгы мода һәм стиль атналыгы” шигаре белән үтә
(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Мартның беренче атнасы быел да Казанда “Язгы мода һәм стиль атналыгы” шигаре белән үтәчәк. Ул иртәгә казанлылар һәм башкала кунаклары өчен ишекләрен ачачак. “Казан ярминкәсе” павилоннарында оештырылучы бу масштаблы күргәзмә проекты быел 10 еллык юбилен билгеләп үтә.
“Ростекстиль“ концерны, “Текстильэкспо” җәмгыятләре бу чараны “Россиядә мода һәм стиль атналыклары” программасы кысаларында оештыра. Татарстан башкаласында мода һәм стиль атналыклары елга ике тапкыр – көзен һәм язын уза. Шушы еллар эчендә алар Идел буе төбәгендә куллану базарын формалаштыруга, төбәкара элемтәләрне үстерүгә зур өлеш кертүче, яңа эшлекле килешүләр төзү, яңа товар һәм технологияләр тәкъдим итү мәйданына әйләнде.
“Казан ярминкәсе” менеджеры Ольга Сидоренко “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдерүенчә, быел язгы мода күргәзмәсе экспозициясе 5 нче павильонда һәм күргәзмәләр үзәгенең ачык мәйданнарына җәелдереләчәк. Бу юлы Россия һәм чит иллләрдән 150 дән артык җитештерүче кулланучылар игътибарына өс, аяк киемнәре, оек, күн-галантерея эшләнмәләре, йорт текстиле һ.б киң ассортиментын тәкъдим итәргә җыена. Алар арасында “Кольчугино тегү фабрикасы” (Владимир өлкәсе), “Мирашик” сәүдә маркасы (Брест), Уфа тегү фабрикасы, “Стиль шарм” сәүдә маркасы (Мәскәү), “Passamaneria” сәүдә маркасы (Италия) һ.б. да бар.
Бай эшлекле программа бу юлы да күргәзмәнең мөһим өлешен алып тора. Быел ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Текстиль һәм җиңел сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре профсоюзы федерациясе, Татарстан предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе арасында тармак килешүен әзерләү буенча 3 яклы киңәшмә узачак.
Мәдәни программа да бай булдырга охшаган. Казан дәүләт технология университетының Җиңел сәнәгать, мода һәм дизайн технологияләре институты “Язгы сюрприз” дигән VΙ республика мода фестивален оештыра. Анда башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем учреждениеләре студентлары, иҗат студияләре һәм коллективлары үз кием коллекцияләрен тәкъдим итәчәк. 5 мартка кадәр дәвам итәчәк мода атналыгы иҗат остаханәләре белән дә үрелеп барачак. Аларны Казанның профессиональ дизайнерлары, визажистлары оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз