Яз һәм хезмәт бәйрәмендә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында 17 митинг була
Моннан тыш, җиңел атлетика эстафетасы үткәрү планлаштырылган
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Максим Кирилов). 1 майда Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында 17 митинг һәм 5 тантаналы йөреш узачак. Шулардан 6 митинг һәм 1 йөреш Казанда була. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау һәм республиканың башкарма хакимияте органнары белән җирле үзидарә органнары элемтәсен оештыру идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Надир Закиров белдерде.
“Чаллыда 3 митинг һәм 2 йөреш узачак, Әлмәттә – 1 митинг, Бөгелмәдә – 3 митинг, Түбән Камада һәм Яшел Үзәндә 2шәр митинг һәм 1әр тантаналы йөреш уздыру планлаштырылган”, - дип сөйләде ул. Н.Закиров сүзләренә караганда, бу чараларны үткәрү инициативасын сәяси партияләр вәкилләре белдерә. Хәзер барлык чаралар да республиканың шәһәр һәм район Башкарма комитетлары белән килешенгән.
Моннан тыш, Татарстанның 25 шәһәрендә традицион җиңел атлетика эстафеталарын (6), тантаналы митинглар (10), спорт ярышлары (3) һәм бәйрәм концертлары (10) оештыру ниятләнә. Казан урамы буенча 74 нче тапкыр 1 нче май җиңел атлетика эстафетасы була. Казанда, эстафета үткәрү белән бәйле рәвештә, 9.00-11.00 сәгатьләрдә Ирек мәйданыннан алып К.Маркс, Миславский, Кремль, Лобачевский, Дзержинский, Пушкин, Горький урамнары буенча хәрәкәт чикләнәчәк. “Үткән еллардагы тәҗрибәгә таянып, май чараларында 40 мең кеше катнашыр дип көтелә. Моннан тыш, быел бәйрәм чараларында республика гражданнары гына түгел, башкаланың 30 меңнән артык кунагы да катнашыр дип көтелә”, - дип билгеләп үтте полиция полковнигы.