news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яз көне уку йортларына БДИ буенча керү балларын күтәрәләр

Вице-премьер Ольга Голодец сүзләренчә, белем бирүнең барлык дәрәҗәләрендә сыйфат арттыру буенча чаралар күрү зарур

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Хөкүмәт яз көне вузларга керү өчен БДИ буенча узу балларын арттыру турында карар әзерләячәк, дип хәбәр итте вице-премьер Ольга Голодец.

«Вести в субботу» программасына биргән интервью барышында алып баручының, Россия Президентының Хөкүмәткә БДИ буенча узу балларын арттыру турындагы йөкләмәсе кайчан үтәләчәк, дигән соравына ул: "Яз көне үтәләчәк", - дип җавап бирде.

Вице-премьер сүзләренчә, белем бирүнең барлык дәрәҗәләрендә сыйфат арттыру буенча чаралар күрү зарур. "Бу мәктәпләргә яңа таләпләр дә, вузларга яңа таләпләр дә, хәзерге вакытта сыйфатлы белем бирү курсы өчен мәҗбүригә әверелүче профстандарт кирәк", - дип ассызыклады ул.

Искәртеп узабыз: ноябрь азагында Россия Президенты Владимир Путин вузларга керү өчен минималь БДИ балларын арттыруны йөкләгән иде, дип хәбәр итә "Интерфакс".  

news_right_1
news_right_2
news_bot