news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Садыйков: «Яз гүзәле» финалистлары – телебез, мәдәниятебез сагында торучылар

Ринат Садыйков: «Яз гүзәле» финалистлары – телебез, мәдәниятебез сагында торучылар

Казанның Пирамида концертлар залында әлеге минутларда «Яз гүзәле» проектының финалы уза. Бәйге башланыр алдыннан катнашучыларны Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов сәламләде.

Ринат Садыйков чыгышында сәхнәгә чыккан кызларның һәркайсы инде җиңүче булуын билгеләп үтте.

«Кызларга карап сокланып, хәтта сүзләремне оныттым. Иң беренче чиратта залда утыручы әти-әниләргә, әби-бабайларга рәхмәт әйтәсем килә, чөнки бүген сәхнәгә чыккан һәрбер бала инде җиңүче. Нишләп дип әйтсәгез, алар безнең гореф-гадәтләребезне, телебезне, мәдәниятебезне саклаучылар. Шуңа күрә сезгә бик зур рәхмәт», – диде ул.

Ул илебез президенты Владимир Путин тарафыннан Ватанны саклаучы елы дип игълан ителгән 2025 елның әһәмиятен дә искәртте.

«Проект безгә Ватанны сугыш кырларында гына түгел, ә менә бүгенге кебек проектлар аша да саклау мөмкин булуын искәртә. Мин ышанам, бүген без зур эстетик тамаша кылырбыз. Ә без, үз чиратыбызда, бу проектны федераль дәрәҗәгә чыгару өстендә эшләячәкбез», – дип белдерде министр.

Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов бәйгенең географиясе киңәюен хуплады һәм ярыш шартларының тигез булырга тиешлеген ассызыклады

«Без инде бу ел проектны 16 нчы тапкыр уздырабыз. Санап тормыйм, ничә төбәктән, ничә гариза килүен. Төрле вакытта төрле сүзләр булды. Имеш, әйдәгез, башка кызларны кертмибез, башка төбәкләрне чакырмыйбыз, университетларны кертмибез. Мин ул вакытта: «Алай булса, бу бәйге үләчәк», – дип әйттем. Чөнки конкуренция кирәк. Һәм бүген күрәбез – 14 төбәктән гариза килде», – диде ректор.

Сүзен тәмамлап Эдвард Абдуллаҗанов чараны шундый форматта уздыру мөмкинлеге өчен республика җитәкчелеге, аеруча Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улына рәхмәтен җиткерде.

«Зур рәхмәтемне Татарстан Республикасы Рәисенә белдерәсем килә, чөнки мондый залда уздыру өчен финанслар кирәк. Мондый ярдәм күргәч, үз чиратында, алга таба без бу бәйгене яңа баскычка күтәрергә сүз бирәбез», – дип йомгаклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100