news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесенең җиңүчесе билгеле

Җиңүгә юл җиңел түгел иде, әти-әни, әби-бабай, туганнарым миңа терәк булды, ди җиңүче кыз

«Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесенең җиңүчесе билгеле
Владимир Васильев

Казан Дәүләт энергетика университеты студенты Айгөл Сабирҗанова "Яз гүзәле" матурлык һәм талант бәйгесендә җиңүче булды.

Җиңүче кыз әти-әнисенә, туганнарына, группадашларына рәхмәт сүзләрен әйтте, әнисенә чәчәк бәйләме тапшырды.

"Җиңүгә юл җиңел түгел иде. Юлымда бик күп авырлыклар булды. Өч атна дәвамында әти-әнием, әби-бабам, туганнарым терәк булды. Бу - безнең уртак җиңү. Мин үземнең туганнарым белән горурланам", - диде җиңүче кыз.

"Яз гүзәле" бәйгесенең финалы "Мәскәү" мәдәният үзәгендә узды. Финалга сигез уку йортыннан ун кыз чыккан иде. Җиңүчене төрле министрлык вәкилләре, блогерлар, театр актерлары, яшьләр һәм хатын-кыз оешмалары җитәкчеләре, бәйге партнерлары, энергетика университеты хезмәткәрләре билгеләде.

Быел бәйге унөченче тапкыр узды. Конкурс яшь буында татар мәдәниятенә карата хөрмәт тәрбияләүгә, татар телен саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Финалист кызларга чәчәк бәйләмнәре һәм партнерлардан бүләкләр тапшырылды.

"Халык мәхәббәте" номинациясендә җиңүче "Интертат" электрон газетасы сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнде. Иң күп тавышны Казан кооператив институты студенты Зөһрә Әһлиуллина җыйды.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

"Иң оста пешерүче" - Язгөл Миңнуллина 

"Иң кыю кыз" - Зөһрә Әһлиуллина 

"Иң зыялы кыз" - Айгөл Сабирҗанова

"Иң иҗади кыз" –Ильвина Салихҗанова

"Иң җитез кыз" - Алсу Хәбибуллина

"Иң сөйкемле кыз" - Алинә Шәмшетдинова

"Иң акыллы кыз" - Чулпан Корбанова

"Иң зирәк кыз" - Ләйсән Хәсәнҗанова

"Иң ягымлы кыз" - Илзия Нәҗипова 

"Иң чибәр кыз" - Алинә Әхмәтҗанова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100