news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесе беренче тапкыр Россия дәрәҗәсендә үткәрелә

«Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесе беренче тапкыр Россия дәрәҗәсендә үткәрелә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Студент кызлар арасында үткәрелүче «Яз гүзәле» матурлык һәм талант конкурсы беренче тапкыр федераль дәрәҗәгә чыкты. Бәйгенең финалына бөтен Россиядән беренче мәртәбә 30 студент кыз үтте. Бу хакта бәйгенең оештыру комитеты хәбәр итә.

«Беренчедән, бу «Яз гүзәле» өчен юбилей елы – 2024 елда ул 15 тапкыр үткәрелә. Икенчедән, проект тарихта беренче тапкыр федераль дәрәҗәгә чыкты һәм Казан, Чаллы, Әстерхан, Пермь, Уфа, Самара, Мәскәү, Чабаксар, Түбән Новгород һәм Саранскидан йөз гариза җыйды. Өченчедән, финалга бөтен илдән рекордлы санда 30 студент кыз чыкты», – диелә хәбәрдә.

Финалга үткән кызлар 14-20 март көннәрендә интеллектуаль конкурс, тест, кулинар һәм иҗади сынаулар узачак. Кызлар «Гаилә – гомер бишеге» темасына эссе язачак, «Җиде буын» генеалогик тикшеренүләр үзәгенә нигез салучының шәҗәрәләре турында лекция тыңлаячак һәм татар тарихы, мәдәнияте һәм теле буенча тест узачак. Моннан тыш, финал программасында милли костюмнарда үз-үзеңне тәкъдим итү һәм дефиле да бар.

Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов конкурсның яшьләрдә татар теленә һәм мәдәниятенә кызыксыну уятуын әйткән.

«Туган телне һәм милли традицияләрне саклау – конкрет гамәлләр таләп итә торган бик мөһим бурыч. Әлеге конкурсны уздырып, без университетыбызда күптәннән салынган традицияләрне дәвам итәбез – яшьләребездә татар теле һәм милли мәдәнияте белән кызыксынуны үстерәбез», – дигән Эдвард Абдуллаҗанов.

«Яз гүзәле – 2024» бәйгесе финалы 21 март көнне 18:00дә «Пирамида» күңел ачу комплексында узачак. Җиңүче кыз «Яз гүзәле – 2024» һәм «Алтын калфак» титулларына, шулай ук конкурс иганәчеләреннән призлар һәм бүләкләргә ия булачак.

  • «Яз гүзәле» мәдәни-агарту проекты беренче тапкыр Казан дәүләт энергетика университетында 2009 елда оештырылган. Ул яшьләрнең татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә хөрмәтле мөнәсәбәтен тәрбияләүгә, татар телен саклауга һәм популярлаштыруга, шулай ук яшьләрдә гаилә кыйммәтләрен, актив тормыш позициясен, патриотизмны, уңай тормыш кыйммәтләрен, рухи һәм физик камиллеккә омтылуны формалаштыруга юнәлдерелгән.
  • Конкурсны Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Идел» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100