news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яз гүзәле-2024» бәйгесе җиңүчесе билгеле

«Яз гүзәле-2024» бәйгесе җиңүчесе билгеле
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Казан дәүләт энергетика университеты гамәлгә куйган студент кызлар арасында үткәрелүче «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесендә Самара дәүләт педагогия университеты студенты Фәрзәнә Мәхмүтова җиңде. Җиңүчегә калфак һәм хәситә тапшырдылар. 


«Барлык тамашачыларга, башка шәһәрдән булсам да, миңа җан аткан дусларыма рәхмәт. Самарадан килеп, Казан кызлары белән бәйгедә катнашып җиңү - ул бик зур горурлык һәм көтелмәгәнлек. Казанда сез үзегезне иркен хис итәсез, ә без төбәкләрдә татарларның әз булуын сизәбез. Татарлыкны онытмагыз, татарлар булып калыгыз», - диде Фәрзәнә Мәхмүтова җиңүеннән соң. 


Фәрзәнә Мәхмүтова - Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыятенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе, Татар яшьләре көннәре лидеры.

«Яз гүзәле» бәйгесенең финалында быел беренче тапкыр Россия төбәкләре һәм Татарстан райтннарыннан 30 кыз көч сынашты. Суперфиналга 10 кыз чыкты.

  • Казан дәүләт энергетика университетының тулай торагында башланып киткән "Яз гүзәле" бәйгесе быел 15 нче тапкыр үткәрелде.
  • Бәйгене тулысынча студентлар үткәрә.
  • Ул яшьләрнең татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә хөрмәтле мөнәсәбәтен тәрбияләүгә, татар телен саклауга һәм популярлаштыруга, шулай ук яшьләрдә гаилә кыйммәтләрен, актив тормыш позициясен, патриотизмны, уңай тормыш кыйммәтләрен, рухи һәм физик камиллеккә омтылуны формалаштыруга юнәлдерелгән.
  • Конкурс Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Идел» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100