news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яз гүзәле-2023» финалистларын Казан энергетика университеты ректоры сәламләде

Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Яз гүзәле-2023» бәйгесенең финалы башланды. Матурлык һәм талант конкурсының финалында югары уку йортларында укучы сигез студент кыз катнаша. 

Катнашучыларны Казан дәүләт энергетика университы ректоры Эдвард Абдуллаҗанов сәламләде.

«Мине жюрига утыртмыйлар, чөнки мин сәхнәгә чыккан һәр кызга беренче урынны бирер идем. Бүген җиңелүчеләр юк, барысы да җиңүчеләр», – диде ул.

Фото: © Владимир Васильев

Эдвард Абдуллаҗанов «Яз гүзәле» проектының дәрәҗәсе артуын белдерде.

«2009 елда тулай торак коридорында башлаган бәйге ундүрт ел рәттән үтәр, дип әйтсәләр, ул кешене шашкан диярләр иде. Хәзер дәрәҗәсе күтәрелде, зур проектка әйләнде. Мондый проектларны сакларга кирәк. Бәйгене башлаган кешеләргә, оештыручы студентларга зур рәхмәт», – диде Эдвард Абдуллаҗанов.

«Яз гүзәле-2023» бәйгесе финалын «Татар-информ» туры эфирда күрсәтә.

Фото: © Энҗе Габдуллина

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100