Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Яз гүзәле-2023» бәйгесендә медицина университеты студенты җиңде
«Яз гүзәле-2023» бәйгесе җиңүчесе билгеле. Әлеге исемгә Актаныш районыннан, Казан медицина университеты студенты Сөмбел Газизова лаек булды.
«Мин бик шатмын! Иң беренче рәхмәтемне әти-әниемә, якыннарыма һәм миңа шушы мизгелне кичерергә биргән Аллаһ Тәгаләгә, «Яз гүзәле» бәйгесен оештыручыларга. Кызлар, мин сезне бик яратам. Бу бәйге алга таба да үссен һәм кызларны бәхетле итсен», – диде Сөмбел җиңүеннән соң.
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
«Иң оста пешерүче» – Земфира Яхудина (Россия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы)
«Иң чибәр кыз» – Лиана Гарипова (Россия кооперация университетының Казан кооператив институты (филиалы)
«Иң ягымлы кыз» – Руфинә Әхмәтҗанова (В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты)
«Иң акыллы кыз» – Гөлназ Әхмәдиева (Казан (Идел буе) федераль университеты)
«Иң зирәк кыз» – Сөмбел Газизова (Казан дәүләт медицина университеты)
«Иң кыю кыз» – Фәйрүзә Шәрипова (Казан Дәүләт Энергетика Университеты)
«Иң җитез кыз» – Алия Сафина (Казан (Идел буе) федераль университеты)
«Иң зыялы кыз» – Алия Муллахмәтова (Казан дәүләт аграр университеты)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз