news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яз гүзәле»нең «Халык мәхәббәте» номинациясендә кооперация институты студенты җиңде

«Халык мәхәббәте» номинациясендә тавыш бирү «Интертат» сайтында узды.

«Яз гүзәле»нең «Халык мәхәббәте» номинациясендә кооперация институты студенты җиңде
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесенең «Халык мәхәббәте» номинациясендә Казан кооператив институты студенткасы Ризәлә Габдуллинова җиңү яулады. Аның өчен 1045 кеше тавыш биргән.

«Җиңүемә шатмын. Тавыш бирсеннәр өчен үземнең Инстаграм, Вконтактедагы аккаунтларыма постлар куйдым. Институт битләренә дә урнаштырдык. Шулай да моның кадәр кеше тавыш бирер дип уйламаган идем», — диде «Халык мәхәббәте» номинациясендә җиңүче кыз.

Ризәлә Габдуллиновага диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Яз гүзәле» конкурсының финалы булды. «Халык мәхәббәте» номинациясендә тавыш бирү «Интертат» сайтында узды. 


news_right_1
news_right_2
news_bot