news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яз гүзәле»н оештыручылар: Бәйге гадел түгел, дип тәнкыйтьләүчеләр булмады

«Һәр кыз үзенчә борчыла, үзен җиңүгә лаек дип саныйдыр. Ләкин зур гаугаларга киткәне юк», — диде Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов.

«Яз гүзәле»н оештыручылар: Бәйге гадел түгел, дип тәнкыйтьләүчеләр булмады
Солтан Исхаков

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Яз гүзәле» бәйгесендә җиңә алмаган кызлар конкурстан соң гаделсезлек турында әйткәне булмады, ди оештыручы, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов.

«Һәр кыз үзенчә борчыла, үзен җиңүгә лаек дип саныйдыр. Ләкин андый зур гаугаларга киткәне юк. Аннан соң, ректор буларак мин жюри составына кермим. Жюрида бәхәсләр быел да чыгачак. Бер тапкыр катнашып карадым. Жюри булу минеке түгел. Мин анда булсам, бөтенесенә беренче урын бирер идем», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Эдвард Габдуллаҗанов конкурсның гадел булырга тиешлеген искәртте.

«5 ел элек бәйгене югары уку йортлары арасында уздыра башлагач, бик көчле, нык әзерләнгән студентлар килде. Ул вакытта беренче урынны безнең университет алмады. Миңа да бик кызганыч иде ул чакта. Ничек инде без уздырабыз, ә беренче урынны башка университетлар ала? Ләкин без бу хисләрне үткәрдек. Барысы да гадел һәм лаеклы булырга тиеш», — диде ул.

«Идел» республика яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова «Яз гүзәле»ндә катнашучы кызлар арасында конкуренция булмавын, киресенчә, аларның дусларча аралашуларын әйтте.

«Әзерләнү этабының 1 ае дәвамында кызлар дуслашып бетте. Алар моңа кадәр бөтенләй таныш түгел иде. Хәзер бер-берсенә булышып, аралашып яшиләр», — диде «Идел» республика яшьләр үзәге җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100