news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яз гүзәле» финалында катнашучы кызлар спорт киеменнән дефиле күрсәтте

Кызлар спорт киеменнән заманча бию башкарды.

«Яз гүзәле» финалында катнашучы кызлар спорт киеменнән дефиле күрсәтте
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Яз гүзәле-2021» матурлык һәм талант бәйгесенең финалында катнашучы кызлар спорт киеменнән дефиле күрсәтте.

«Сәйдәш» мәдәният үзәге сәхнәсендә Илгиз Шәйхразиев һәм Зарина Вильданова заманча татар җыры башкарды. Финалга узган кызлар әлеге көйгә дефиле күрсәтте һәм спорт киеменнән заманча бию башкарды.

Әлеге минутларда Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Яз гүзәле» конкурсының финалы бара. Анда бәйгенең финал этабына үткән сигез югары уку йортыннан ун кыз катнаша.

Талант һәм матурлык бәйгесенең финалын онлайн карарга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot