news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яз гүзәле» финалисты Әлфия Афзалова истәлегенә җыр башкарды

Бу минутларда бәйгенең иҗади этабы бара.

«Яз гүзәле» финалисты Әлфия Афзалова истәлегенә җыр башкарды
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Яз гүзәле-2021» матурлык һәм талант бәйгесе финалында катнашучы Энҗе Габдуллина Татарстанның халык артисты Әлфия Афзалованың якты истәлегенә багышлап җыр башкарды.

Энҗе Габдуллина «Яз гүзәле»ндә өченче сан астында чыгыш ясый. Конкурсның иҗади этабында ул Татарстанның халык артисты, легендар җырчы Әлфия Афзалова рухына багышлап, «Агымсу» җырын башкарырга булган. Энҗе Габдуллина баянга кушылып җырлады.

Әлеге минутларда Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Яз гүзәле» конкурсының финалы бара. Анда бәйгенең финал этабына үткән сигез югары уку йортыннан ун кыз катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot