news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Яз гүзәле" бәйгесе җиңүчесенә "Дизайнер калфагы" бүләк ителәчәк

Казанда югары уку йортлары студентлары арасында бүген "Яз гүзәле" сайланачак.

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда югары уку йортлары студентлары арасында бүген “Яз гүзәле” сайланачак. Казан энергетика университеты тарафыннан инде тугызынчы ел рәттән үткәрелеп килүче бу бәйгенең быелгы финалы университетның Актлар залында була. Бу хакта бәйгене оештыручылар хәбәр итә.

“Кастингка иллеләп кеше килгән иде, жюри биш уку йортыннан ун татар кызын сайлап алды. Бүген алар “Визитка”, “Татар ашлары әзерләү бәйгесе”, “Милли киемнән дефиле”, “Интеллектуаль бәйге” һәм “Иҗади бәйге” этапларында көч сынашачак, – диде “Яз гүзәле” бәйгесе проекты җитәкчесе Миләүшә Гыйзәтуллина.

“Яз гүзәле” титулына дәгъва итүче ун кызга бәйгенең интернет-битендә тавыш бирергә дә мөмкин. Оештыручылар әйтүенчә, шушы минутларга инде 10 000гә якын тавыш бирелгән. Иң күп тавыш җыйган кыз “Халык гүзәле” исемен яулаячак.

“Яз гүзәле” исеменә Айзилә Батырханова (К(П)ФУ); Гүзәл Габбасова (КГЭУ); Әдилә Галимова (КГЭУ); Гөлназ Гатина (К(П)ФУ); Ильгина Нигъмәтуллина (КГМУ); Сөмбелә Сибагатуллина (КГЭУ); Наилә Сибгатуллина (КНИТУ-КХТИ); Лиана Фазлиәхмәтова (КГЭУ); Дарина Хәбибуллина (КГАВМ), Луиза Шаһиева (К(П)ФУ) дәгъва итә.

Җиңүчегә “Яз гүзәле” титулыннан тыш, Энергоуниверситет ректорының махсус бүләге һәм Ләйсән Хаҗиевадан “Дизайнер калфагы” биреләчәк.

Бәйге “Идел” яшьләр үзәге белән берлектә уздырыла. Жюрида үзәк җитәкчесе Ләйсән Сафина, милли киемнәр дизайнеры Ләйсән Хаҗиева, Г.Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин һәм башкалар булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100