news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Яз гүзәле" бәйгесе җиңүчесе Илсинә Тимерова кызлар өчен марафон башларга тәкъдим итә

Аның сүзләренчә, марафон конкурска әзерләнергә этәргеч бирәчәк.

"Яз гүзәле" бәйгесе җиңүчесе Илсинә Тимерова кызлар өчен марафон башларга тәкъдим итә
kgeu.ru, media.kpfu.ru

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан студентлары арасындагы вузара статусын алган “Яз гүзәле” матурлык һәм талант конкурсының узган ел җиңүчесе Илсинә Тимерова Инстаграмда “яз гүзәле” марафонын башларга тәкъдим итә. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Һәр кыз яз җиткәнен зурлап көтеп ала: иң матур җылы көннәр башлана, эчтә яңа хисләр туа. Яз исе борынга керүгә, үзеңне үзгәртәсең килә башлый бит ул. Шуңа күрә, мин “Яз гүзәле” марафонын башларга тәкъдим итәм”, - диде ул.

Илсинә сүзләренчә, әлеге марафон бәйгегә әзерләнүгә бер этәргеч булып тора. “30 минут спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, 20 минутны китап укуга багышлау, һәркөнне бүлмәдә тәртип тоту, көннең кичке ягында киләсе көнгә план төзү, йокларга бер сәгать кала телефон белән кулланмаска кирәк”, - дип саный ул.

Моннан тыш, көн дәверендә вакыт табып, 30 минут тынычлыкта утыру мөһим. “Без көне буе аралашулардан, минут саен каядыр ашыгудан, дөнья куудан бик күп эмоцияләр кичерәбез. Шуңа күрә бераз көнне анализлар өчен дә, хис-кичерешләрне баланслар өчен дә әлеге метод менә дигән”, - дип сөйләде Илсинә Тимерова.

“Яз гүзәле” бәйгесе мине бик үзгәртте. Иң җылы, мөлаем кешеләр белән таныштырды. Үземне яңа яктан ачарга, хатын-кызга хас булган сыйфатларны кадерләргә өйрәтте”, - ди җиңүче.

Илсинә Тимерова яз аенда кызларга тагын да матурланырга кирәк, дигән фикердә. “Әлбәттә, һәрберебез гүзәлләр, һәрберебез уңган, ләкин, әйдәгез, тагын да гүзәлләник. Тагын да гүзәл сыйфатларыбызны булдырыйк”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100