news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Яз гүзәле - 2019” бәйгесенең сайлап алу турында тугыз вуздан алтмыш кыз катнашачак

“Яз Гүзәле” бәйгесе кызларның эчке матурлыгын ачу йөзеннән оештырыла, диде Эльвина Нәҗипова.

“Яз гүзәле - 2019” бәйгесенең сайлап алу турында тугыз вуздан алтмыш кыз катнашачак
Михаил Захаров

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). 2 апрель көнне Казан дәүләт энергетика университеты бинасында “Яз гүзәле - 2019” бәйгесенең сайлап алу турында тугыз вуздан алтмыш кыз катнашачак. Бу хакта “Татар-информ”га бәйгенең жюри әгъзасе, бәйгене оештыручы Эльвина Нәҗипова җиткерде.

“Бәйге бары тик татар телендә уздырыла. Анда 18-25 яшькәчә булган татар студент кызлары катнаша ала. Бәйге, татар кызларының тышкы матурлыгын күрсәтүдән бигрәк, эчке матурлыгын ачу йөзеннән оештырыла. Быелгы сайлап алу турында тугыз вуздан алтмыш кыз катнашачак. Барысы да Казан уку йортларыннан”, - диде Эльвина Нәҗипова.

Аның сүзләренчә, бәйгедә кызлар үзләрен аш-су осталыгы ягыннан, интеллектуаль яктан, төрле темаларга татарча проектлар эшләү ягыннан, дизайнерларның милли киемнәрен тәкъдим итү, үзләренең осталыкларын (җыр, бию, сүз сәнгате) күрсәтү ягыннан ачарга тиеш. Жюрилар аларны шушы юнәлешләр буенча бәялиячәк.

“Биредә татар телен яхшы белү, сөйләшә белү сорала”, - диде ул.

Эльвина Нәҗипова, үзе дә 2016 елда бу бәйгедә катнашып, “Яз гүзәле – 2016” исеменә лаек булган. “Шул ук елны Республикабыз данын яклап, “Халыкара татар кызы” бәйгесендә катнаштым. 2017 елдан башлап, бәйгене оештыруда катнашам. Әлеге бәйге кызларның эчке дөньясын баета, үз-үзләренә ышанычны арттыра”, - диде Эльвина Нәҗипова.

  • “Яз гүзәле бәйгесе - вузара үткәрелүче матурлык һәм талантлылык бәйгесе. Төп оештыручы - Казан дәүләт энергетика университеты. “Яз Гүзәле” бәйгесе быел унберенче ел рәттән уздырыла. Катнашучылар башта үзләре белән татар телендә таныштырырга, аннары ике минутлык иҗади номерларын тәкъдим итәргә һәм жюриларның сорауларына җавап бирергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100