news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яз айларында Татарстанда яшәүчеләрне кыскартылган дүрт эш атнасы көтә

Быелгы язда Татарстанда яшәүчеләрне дүрт кыскартылган эш атнасы көтә. Бу Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җитештерү календарендә күренә.

Аларның беренчесе бүген, 6 мартта, башланды, чөнки чәршәмбе, 8 мартта, Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Сишәмбе көнне, 7 мартта, эш көне бер сәгатькә кыскара.

Республикада яшәүчеләрне киләсе кыска эш атнасы апрельдә көтә. Җомга, 21 апрельдә, Татарстан халкы Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Пәнҗешәмбе, 20 апрельдә, кыскартылган эш көне булачак.

Киләсе кыскартылган ике эш атнасы май аена туры килә. Дүшәмбе, 1 майда, Яз һәм хезмәт бәйрәме, ә сишәмбе, 9 майда Җиңү көне билгеләп үтеләчәк. Якшәмбе, 8 гыйнвардан ял көнен күчерү сәбәпле, дүшәмбе, 8 май, шулай ук эш көне булмаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot