news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Явыз Иван һәйкәле башына капчык кидергән кешене полиция тапкан

Явыз Иванга һәйкәл 14 октябрьдә ачылган иде, 10 ноябрьдә судта бу һәйкәлне юк итүне таләп иткән шикаять каралачак.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ») Россиянең Орел шәһәрендә Явыз Иван һәйкәленең башына капчык кидереп, шунда ук "Духота-то какая, темнота!" дип язылган табличка элеп, бу күренешне фотога төшергән һәм социаль челтәрләрдә тараткан кешене полиция ачыклый алган, дип хәбәр итә РИА Новости. Ул - Ярославль кешесе булган, аны шәһәрдә урнаштырылган видеокамералар табарга ярдәм иткән.  

Явыз Иванга һәйкәл бу шәһәрнең үзәгендә 14 октябрьдә ачылган иде. Ул, гомумән, Россиядә тарихка Явыз Иван булып кереп калган дәүләт башлыгына беренче шундый һәйкәл. 10 ноябрьдә Орел кешесе әлеге һәйкәлне юк итү таләбе белән шәһәр мэрына каршы биргән шикаять судта каралачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot