Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Явым-төшемсез һәм +24: Синоптиклар Татарстанда шимбә көнне булачак һава торышын әйтте
Иртәгә, 20 майда, Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез җил көчәергә мөмкин. Кайбер урыннарда аның тизлеге секундына 14 метрга җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары +19..+24 градуска кадәр күтәреләчәк.
Коры һәм җылы һава торышы аркасында республикада шторм кисәтүе кабат озайтылды. 20 майдан 29 майга кадәр Татарстан Республикасында урман янгыннары чыгу куркынычы 4 нче класс дип, көнчыгыш районнарда - иң югары, 5 нче дәрәҗә дип билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз