news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Явым-төшем күп булу сәбәпле, Татарстанда урман культуралары сезоны соңрак башлана

Быел явым-төшем күп булу сәбәпле, Татарстанда урман культуралары сезоны ун көнгә соңрак ачылачак.

«Агымдагы елда һава торышы-климат шартларына караганда, урман культуралары эшләренә 25 апрельдән соң керешербез дип көтәбез. Явым-төшем булу һәм кар әкрен эрү аркасында, узган ел белән чагыштырганда, ун көнгә соңрак эш башлана, аның каравы туфрак дым җитмәүдән интекмәячәк», - диде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. 

Татарстанда дүртенче ел рәттән урман торгызу эшләре «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында узачак. Аның төп максаты - 2024 елга карата 100 процент нисбәтендә урманнарның кисү һәм яңадан утырту балансын тәэмин итү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100