news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яулык япкан өчен Тамбов мәктәбенә кертелмәгән 15 яшьлек мөслимә өйдә укыячак

Тамбов өлкәсе мәгариф идарәсе башлыгы укучының әти-әнисенә өйдә укыту өчен акча биреләчәк

 (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Тамбов мәктәбенә яулык япкан өчен кертелмәгән мөселман кыз өендә укыячак. Тамбов өлкәсе мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Астафьева бу карарны ата-аналар һәм мәктәп администрациясе кабул итте дип белдерде. Бу хакта "ТАСС" яза.

9 сыйныф укучысы үзе һәм ата-анасы көче белән гомуми белем бирү программасы буенча каралган фәннәрне өйрәнәчәк. Ул мәктәпне тәмамлау турында документ алу өчен зачетлар һәм имтиханнар тапшырачак дип ачыклык кертте. Тамбов өлкәсе мәгариф идарәсе башлыгы укучының гаиләсе өйдә укыту өчен финанс алачак дип белдерде.

Астафьева билгеләп үткәнчә, төбәктә өйгә укуга күчерү сирәк күренеш түгел, төрле сәбәпләр аркасында мондый уку ысулын сайлаучы гаиләләр бар.

Искәртеп үтик: узган атнада "ТАСС" Россия мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама белән Тамбов өлкәсе мәктәбе директоры 9 сыйныф укучысын яулык ябып килгән өчен мәктәпкә йөрүдән тыйган дип хәбәр иткән иде. Ул вакытта мәгариф идарәсе башлыгы мәктәп җитәкчелегенең гамәле законлы һәм уку йорты уставының укучыларның тышкы кыяфәтенә кагылышлы пунктына туры килә дип билгеләп үткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100