news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яучы Гөлназ Мөхәммәд күпхатынлылык турында: Барысы да ир кешенең вөҗданына кайтып кала

РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы мөселманнарга нинди шартларда берничә хатын алу рөхсәт ителүе язылган фәтва чыгарды, әмма Генераль прокуратура бу фәтваны, Россия кыйммәтләренә каршы килә, дип таныганнан соң, кире алды. Яучы Гөлназ Мөхәммәд әлеге фәтвага карата үз фикерен белдерде.

Яучы Гөлназ Мөхәммәд күпхатынлылык турында: Барысы да ир кешенең вөҗданына кайтып кала
Фото: © «Татар-информ»

«Дини кешеләр елына бер мәртәбә тапкыр булсада әлеге мәсьәләне күтәреп, халыкка белгертеп алалар. Хәзер Россиядә ирләр азайгәч, әлеге мәсьәлә әһәмиятлерәктер инде.

3 ел элек тә, хәзер дә Россиядә ир-атлар азрак иде. 40-50 яшьтәгеләр Әфган, Чечня һәм урам сугышлары белән бәйле рәвештә бик нык кырылды, аннан соң безнең чор ир-атларына эчкечелек тә туры килде. Хәзерге вакытта инде ирләрнең азлыгы наркотиклар, төрле тарта торган әйберләр кулланулары белән дә бәйле.

Безнең менталитет өчен ир кешенең бер генә хатын белән яшәве хас. Дөресрәге, бер генә кешене яратып яшәү. Хатын-кыз иренең берничә кеше белән мөнәсәбәттә булуын кабул итә алмый. Һәрбер кешенең үз әйбере булуын теләгән кебек, хәзер бит юклык заманасы түгел. Элегрәк аяк киемен, өске киемне берничә кеше кигән, әмма хәзер һәрбер әйбер кешенең шәхси. Ә үзеңнең кешең булу – ул тагын да әһәмиятлерәк, дини яктан күпхатынлылык рөхсәт ителсә дә, безнең хатын-кызларыбыз күпчелек очракта ир-атның үзләренеке генә булуларын тели.

Үземнең танышларым арасында берничә хатын белән яшәүчеләр юк, әмма ишеткән бар. Андый гаилә озак яшәми, бәлки, кемнәрдер түзә торгандыр: ирләре бик бай булган очракта яки фанатик рәвештә динне тотучылар.

Фәтва кабул итүдән бернәрсә дә үзгәрми, барысы да ир кешенең вөҗданына, гаделлегенә генә кайтып кала, ә андый гадел кешеләрне, үрнәк итеп сөйли торганны күргәнем юк әле минем. Барысын да төгәл иттереп, санап кына яшәүче кешеләр бармы икән ул?! Һәм андый мөмкинчелекләре булган ир кешеләр бармы икән ул бездә?!» – ди ул.

Әлеге фәтвага карата җәмәгатьчелек фикерен «Интертат» сайты өчен Камилә Билалова белеште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100