news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Яу" татар комедиясе "Мунча ташы" тамашачысына адресланган

"Яу" фильмы Казан кинофестиваленең "Милли конкурс" номинациясендә катнаша.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Яу" татар комедиясе "Мунча ташы" тамашачысына адресланып төшерелгән һәм продюсерлар аны прокатка чыгарып аны төшерү өчен тотылган акчаны кайтарып алырга уйлыйлар. Бүген бу хакта фильмның идея авторы, сценаристы һәм продюсеры Альберт Шакиров Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.

"Яу" фильмы Казан кинофестиваленең "Милли конкурс" номинациясендә катнаша. Ул кичә кинофестиваль кысаларында тамашачыга тәкъдим ителде. Оештыручылар аны премьера алдыннан күрсәтелү дип атадылар.

"Безнең максатыбыз фильм турында фикерләр туплап, төзәтмәләр кертү иде. Кино белгечләренең фикерләре дә, журналистларның язмалары да безнең өчен файдалы булачак, - диде Альберт Шакиров "Татар-информ" хәбәрчесенә. - Казан кинофестивалендә катнашу максатыбыз да шул - фикерләр туплау".

"Фильмда барлыгы 200ләп артист катнашты. Болар - Тинчурин, Кариев, Өтнә дәүләт театры артистлары, эстрада артистлары. Төп рольләргә "Мунча ташы" артистлары махсус куелды. Чөнки без шушы артистларны яраткан тамашачыга өметләнәбез", - диде ул.

Альберт Шакиров сүзләре буенча әле кайбер эпизодлар төшерелеп бетмәгән. Фильм төшерелеп беткәч тә, премьерадан соң фильмның Татарстан районнары буенча прокат язмышы башланачак.

Фильм турында тулырак итеп "Интертат"тан укыгыз.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100