Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ятим балаларны уллыкка-кызлыкка алу өчен документлар тапшыру тәртибе гадиләштерелде
Шул хактагы документ Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән.
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев ятим балаларны уллыкка-кызлыкка һәм опекага алу өчен кирәкле гаризалар һәм документлар тапшыру тәртибен гадиләштерү турындагы карарга кул куйды. Шул хактагы документ Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Процедураны җиңеләйтү өчен хәзер гражданнарга кайбер документларны үзләренә җыярга кирәкми.
«Опека һәм попечительлек органнарына гражданнар мөстәкыйль рәвештә тапшыра торган документлар исемлегеннән түбәндәгеләре төшереп калдырыла: яшәү урыны буенча йорт кенәгәсеннән өземтә яки торак бинадан файдалану яисә торак бинага милек хокукын раслый торган башка документ, яшәү урыныннан шәхси финанс счетының күчермәсе; эчке эшләр органнарыннан опекун булырга теләк белдергән гражданинның җинаять җаваплылыгына тартылмавын раслый торган белешмә; пенсия таныклыгы күчермәсе, Пенсия фондының территориаль органыннан яки пенсия белән тәэмин итүче башка органнан белешмә», - диелә карарның аңлатма язуында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз