news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ятим балалар өчен 305 торак бина Татарстан милке итеп алынган

Ятим балаларга торак фондыннан фатир яллау килешүе буенча 203 торак бина бирелгән.

Ятим балалар өчен 305 торак бина Татарстан милке итеп алынган
Рамиль Гали

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча фатир белән тәэмин итү өчен 305 торак бина Татарстан Республикасы милке итүгә килешү төзелгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә республика төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте, дип яза Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференияне Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов 2017 елда программа кысаларында ятим балаларны торак белән тәэмин итү процессын катгый контрольдә тотарга йөкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100