news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшүсмерләргә каникул вакытында ял көннәрендә эшләргә рөхсәт итәргә мөмкиннәр

Дәүләт Думасында яшүсмерләргә җәйге каникул вакытында ял көннәрендә эшләргә рөхсәт бирү турында инициатива әзерлиләр, дип белдерде Дума депутаты Михаил Киселев Telegram-каналында. Бу хакта РИА Новости яза.

«Яшүсмерләргә ял көннәрендә эшләргә рөхсәт итәргә кирәк дигән инициатива белән чыктым. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы аны хуплады. Думадагы комитетларда әлеге закон проекты хакында фикер алышачакбыз. Шуны искәртәсем килә, биредә бары тик җәйге каникуллар вакытында гына ял көннәрендә эшләргә рөхсәт итү, шул ук вакытта эш көненең озынлыгын саклау хакында сүз бара», - дип язган ул.

Аның сүзләренчә, каникул вакытында яшүсмерләр күбесенчә ял көннәрендә уза торган мәдәни-күңел ачу чараларында, фестивальләрдә, форумнарда эшли. Депутат искәрткәнчә, хәзерге вакытта балигъ булмаган балалар өчен кыскартылган эш көне (14-15 яшьлекләр өчен – көненә 4, 15-16 яшьлекләр өчен – көненә 5, 16-18 яшьлекләр өчен көненә 7 сәгатьтән дә артык түгел) каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100