news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшүсмерләргә һөнәр сайлауда ярдәм итүгә юнәлтелгән PROинтерес фестивале башланды

Яшүсмерләргә һөнәр сайлауда ярдәм итүгә юнәлтелгән PROинтерес фестивале башланды
Солтан Исхаков

Бүген PROинтерес һөнәр фестивале башланды. Фестиваль өченче тапкыр үткәрелә. Быел фестиваль грант откан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

«Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов сүзләренчә, «Беренчеләр гранты 2023» Бөтенроссия грантлар бәйгесендә Татарстаннан 20 проект җиңгән. Шулар арасында PROинтерес һөнәр фестивале бар, аларга 9,3 миллион сум бирелгән.

Оештыручылар сүзләренчә, фестивальнең максаты – булачак яшь белгечләрне базарда актуаль булган профессияләр белән таныштыру. Яшьләргә нинди хобби кайсы һөнәр туры килүе турында аңлатачаклар. Фестивальдә катнашу өчен Roud мобиль кушымтасында теркәлергә кирәк. Андагы биремнәрне үтәп, яшьләр үзләрен төрле һөнәрдә сынап карый ала. Фестивальдә 10-23 яшьлек кешеләр катнаша ала. Катнашу түләүсез.

Фестивальнең җитәкчесе Эльвина Янышева сүзләренчә, хоббидан алып һөнәргә кадәр траекториясе буенча 12 карьера юлы каралачак. 12 компания үзенең кейсларын тәкъдим итә, билгеле бер һөнәр белән таныштыра. Беренче дәресләр сәнәгать дизайнеры һөнәренә багышлана.

«Һөнәргә кайсы хоббилар туры килә, һөнәрне өйрәнү өчен кая укырга керергә, аннан кая эшкә урнашып була – барысы карала. Яшүсмер зур компания белән элемтә булдыра ала. Күп бирем үтәгән иң актив 150 катнашучы 4 көнлек сменага Чаллыга барачак. Фестиваль ике айдан артык дәвам итә, теләсә кайсы вакытта кушылырга була. Катнашучылар предприятиегә экскурсиягә эләгә ала. Яшьләрне стажировкага алган мисаллар булды, кайбер катнашучыларыбыз Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән күрешә алды», - дип аңлатты ул.

Аның сүзләренчә, беренче елларда гуманитар-иҗади профессияләр каралган булса, быел техник профессияләргә басым ясала. «Без форматны кызыклы итеп ясарга телибез, яшүсмер үзе теләп керсен иде, дибез. Без аның мәктәпкә яки репетиторга йөргән вакытын алмыйбыз. Без социаль челтәрләрдә утыруга киткән буш вакыт өчен көрәшәбез», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100