news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшүсмерләр клубында букчага татар бизәкләре төшерергә өйрәтәләр

9 ноябрьдә «Яратам» яшүсмерләр клубында букчаларны татар бизәкләре белән буяу буенча иҗади остаханә оештырыла. Барлык теләүчеләр дә махсус сылтама аша алдан теркәлү узып остаханәдә катнаша ала, дип хәбәр итте «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе матбугат хезмәте.

Шәһәр халкын иҗади чарага 10:00 сәгатьтә Короленко урамы, 11а адресы буенча көтәләр.

Искәртеп узабыз, шушы атнада Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай остаханәләр, спорт чаралары һәм кызыклы очрашулар уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot