news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшүсмер дәүләткә хыянәт иткәне өчен 8,5 ел төрмә җәзасы алган

Томск шәһәрендә яшүсмергә дәүләткә хыянәт иткән өчен 8,5 ел төрмә җәзасы бирелгән. Бу хакта Томск өлкәсе буенча УФСБ матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС яза.

Үсмер өлкә элемтә объектларында Украина махсус хезмәтләре файдасына диверсияләр башкарган, бу Россиянең икътисади иминлегенә һәм оборона сәләтенә зыян китергән. Томск өлкә суды үсмерне барлык күрсәтелгән маддәләр буенча, ягъни дәүләткә хыянәттә, диверсия оештыруда һәм диверсия эшчәнлегенә ярдәм итүдә гаепле дип таныган.

Балигъ булганчы ул тәрбия колониясендә булачак, аннары катгый режимлы төзәтү учреждениесенә күчереләчәк. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot