news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яшьлек моңнары» концертында яшь музыкантлар халык җырларын яңгыраткан

«Яшьлек моңнары» концертында яшь музыкантлар халык җырларын яңгыраткан
Фото: Гөлназ Рәшитова

Татар китабы йортында «Яшьлек моңнары» концерты узды. Татарстан мәдәният министрлыгы белән берлектә, Татарстанның мәдәни ресурс үзәге базасында, «ЯшьЛайн» дип исемләнгән проект үз эшчәнлеген алып бара. Автор һәм алып баручы – Гөлназ Рәшитова. Әлеге концертта проектта катнашкан талантлы яшьләр бер сәхнәдә җыелды.

«Яшь музыкантлар, җырчылар халык, классик һәм авторлык җырларын башкарды. Тамашачы бик җылы кабул итте, киләчәктә шундый концертларның ешрак булуы хакында теләкләрен белдерде. Татар сәнгатенең киләчәге ышанычлы кулларда – әлеге концерт шуны дәлилләде. Озакламый концерттан мизгелләрне зәңгәр экраннарда да күреп булачак», - диде «Татар-информ»га Гөлназ Рәшитова.

Концертта Гөлназ Рәшитова, Инсаф Ганибаев, Рөстәм Егоров, Зәлия Әүбәкерова, Азат Гыймадиев, Гөлия Зәһертдинова, Айшат Шәрипов, Диләрә Нәбиуллина, Ильяс Фәрхуллин, Алсу Сөнгатуллина, Айбулат Харисов, Айгөл Сәмигуллина, Гөлназ һәм Гөлчәчәк Хәмидуллиналар, Зилә Гайнуллина катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100