Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшьләрне берләштергән проект: Казанда «Калеб. Яңа сулыш» концерты узачак
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында «Калеб. Яңа сулыш» концерты яңалыклары турында сөйләделәр.
31 мартта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Универсаль залында «Калеб. Яңа сулыш» концерты узачак. Концерт үзендә төрле иҗат юнәлешләрен берләштерәчәк, биредә яшь сәнгать эшлеклеләре – җырчылар, композиторлар, шагыйрьләр һәм биючеләр катнашуы көтелә.
«Калеб» проектларының оештыручысы, «Калеб. Яңа сулыш» концерты кураторы Лилия Гәрәева сүзләренчә, проект төрле сәнгать жанрларын үз эченә алачак.
«Иҗатчыларыбызга килгәндә – биредә «Калеб»тә катнашкан яшь иҗатчылар да, һәм әлегә тамашачыларга билгеле булмаган исемнәр дә булачак. Концертта хореографик чыгышлар да көтелә. Беренче тапкыр композитор Айдар Ниязов, һәм балерина Камилә Галиева әзерләгән монобалеттан өзек күрсәтеләчәк. Икенче тандем – актриса Альбина Ногманова һәм композитор Айдар Габдерәхимов тарафыннан иҗат ителгән пластик күренеш. Әлеге әсәрдән шулай ук өзек күрсәтеләчәк», – дип сөйләде Лилия Гәрәева.
Концерт кысаларында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы фойесында рәссамнар күргәзмәсе дә оештырылачак. Бу «Калеб. Яңа сулыш» проекты колачлаган тагын бер юнәлеш.
Лилия Гәрәева
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Концертта җырчылар – Татьяна Ефремова, Алмас Хөсәенов, Рамил Айметдинов, Илинә Сафина, Тимур Мусин, Илүзә Вәлиуллина һәм башкалар катнашуы көтелә. Шагыйрьләрдән Дания Нәгыйм, Гүзәл Закирова, Айгөл Хәбибрахманова, Адилә Әхмәтҗанова, Азат Вәлиев, Рузалия Шакирова, Зөләйха Камалова үз иҗатларын тәкъдим итәчәк. Композиторлардан Айдар Габдерәхимов, Айдар Ниязов, Рузия Кәлимуллина, Рината Корнилова һәм Фәрһәд Бәхтияри әсәрләре яңгыраячак.
Ильяс Камал: «Калеб» концертлары һәрвакыт югары зәвык һәм күптөрлелек белән аерылып тора»
Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Ильяс Камал билгеләп үткәнчә, әлеге концертта оештыручылар традицион җыр жанрыннан тыш, башка юнәлешләргә дә зур урын бирергә карар кылган.
«Калеб концертлары һәрвакыт аерылып тора – без монда барлык стильләрне дә кулланабыз. Булачак концерт моңа дәлил, анда да төрле жанрлар, стильләр тәкъдим ителәчәк – хореография, инструменталь әсәрләр. Моңа кадәр күбрәк игътибар җыр юнәлешенә бирелгән булса, хәзер монда барысы да тигез дәрәҗәдә – җыр да, балет та, инструменталь әсәрләр дә, опера әсәрләре дә бар», – диде ул.
Ильяс Камал
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Концерт программасы төрле жанрдагы музыканы тыңлаучыга җиткерүне максат итеп куя. Тамашачылар татар халык җырларын, классик композиторлар әсәрләрен, бүгенге көндә актив иҗат итүче яшь авторлар музыкасын һәм киң җәмәгатьчелеккә әлегә таныш булмаган талантлы иҗатчыларның эшләрен дә ишетә алачак.
«Концертта төрле гасыр музыкасы тәкъдим ителәчәк – халык җырлары да, классик композиторлар да, бүгенге көндә актив иҗат итүче композиторлар да яңгыраячак. Шул исәптән күпләргә таныш булмаган композиторларны да ишетеп булачак. Барысы да югары зәвык, профессиональлек белән иҗат ителгән. Концертлар – безнең өчен һәрвакыт шатлык. Яшь вокалистларыбыз да, инструментчыларыбыз да бик талантлы. Әлеге концерт безнең иҗатчыларның нинди күптөрле булуын дәлилли. Кайбер катнашучылар әлегә киң игътибарга ия түгел, ләкин аларның барысын да «Калеб» берләштерә», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Рүзәл Әхмәдиев: «Яшьләр заман сулышын тоеп яши»
Концертның сценарий авторы Рүзәл Әхмәдиев сүзләренчә, «Калеб» проектының төп максаты – яшь иҗатчыларны берләштерү.
«Иҗади буын һәрвакыт дулкын булып килә. Һәрвакыт шулар, шулар дәвере, вакыты дип сөйлибез, монда да безнең проблеманы чишәсе иде. Иҗатчыларның дулкынлап килмәве кызганыч. Ни өчен элек дулкын булып килгәннәр, чөнки алар аралашып яшәгән, һәрвакыт бер-берсенең иҗатларын тикшергән, фикерләрен әйткән, тәнкыйть белдергәннәр. Кызганыч, бу хәзер бетеп килә, бу замана шаукымы. «Калеб»нең төп максаты исә – әлеге иҗади кешеләрне берләштереп ниндидер продукт ясау», – дип аңлатты ул.
«Мин һаман да бер фикердә – дөньяны, мәдәниятне, гомумән, бөтен әйберне яшьләр үзгәртә һәм алга этәрә. Чөнки алар заман сулышын тоеп яшиләр. Алар бөтен әйберне үзләренә сеңдереп бара. Һәрбер иҗатчы дөньяны үзенчә күрә, оештыручылар буларак безнең эшебез – әлеге талантны бозмыйча, үзгәртмичә тамашачыга җиткерү һәм күрсәтү. Яшьләрдә өмет барлыгын күрсәтү», – диде ул.
Рүзәл Әхмәдиев концертның үзенчәлекләре турында да әйтте. «Яңа сулыш булгач, яңа технологияләр, яңа алымнар куллану да булачак», – ди ул.
«Концертның төп фикере – әлеге буынның бар икәнен күрсәтү һәм аларга ышаныч белдерүдә. Без сезне күрәбез, күрсәтәсебез килә дигән әйберне аңлатуда. Чөнки яшь иҗатчыларга аларны танулары, белүләре мөһим. Алар бит әле шундый ышанычсыз, үзен аңларлармы, юкмы дип уйлый. Безнең борынгыдан килгән тамырларыбыздан көч алып, шушы принципларга нигезләнеп, бозмый, ватмый, азрак кына тузанланган өлкәләргә яңа сулыш өрү», – дип искәртте ул.
Рүзәл Әхмәдиев
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы студенты, опера студиясе солисты, Казан шәһәр филармониясе солисты Айгиз Хәйдәршин сүзләренчә, яшьләр әлеге проектка үзләрен таныту өчен генә түгел, белем алу, тәҗрибә туплау максаты белән дә килә.
«Яшьләр әлеге проектка белем артыннан килә. Мин әлеге эштән иҗади белем алырга тырышам. Без тәҗрибәле композиторлар белән аралашабыз. «Калеб» турында күптән түгел генә белдем. Казанда ниндидер зур, матур чара уза икән, гадәттә, әлеге проект «Калеб»неке була. Минем дә әлеге проектларда, концертларда катнашасым килә иде, ниһаять, теләгем тормышка ашты. Иң мөһиме әлеге проект дәвамлы булсын», – диде ул.
Айгиз Хәйдәршин
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Безне барыбызны да сәнгать берләштерә. «Калеб»нең төп максаты – яшь иҗатчыларны җыю, карау, аларга иҗатларын тәкъдим итү өчен киңлек бирү. Бу нигездә киң тамашачыга тәкъдим итү форматы дип әйтер идем мин. Без киләчәктә төрле зур проектларда катнашу өчен нигез салабыз, мөмкинлек бирәбез. Монда иң мөһиме ул яшьләрне берләштерү, таныштыру, тандемнар булдыру», – дип йомгаклады «Калеб» проектларының оештыручысы, «Калеб. Яңа сулыш» концерты кураторы Лилия Гәрәева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз