Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшьләргә социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен 1 млн сумга кадәр акча бирелә
14 яшьтән 35 яшькә кадәрге социаль проект авторларын Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан икенче тапкыр оештырыла торган «Россия яшьләре. Грантлар» бәйгесендә катнашырга чакыралар. Социаль әһәмияткә ия тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру өчен 1 миллион сумга кадәр грант бирелергә мөмкин. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гаризаны Россия һәм Абхазия Республикасы гражданнары тапшыра ала. Һәр авторга үз проектын 18 номинациянең берсе буенча тапшырырга киңәш ителә. Яшьләргә иреклеләр, яшьләр бергәлеген үстерү, экомәгърифәт, инклюзия, иҗат, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, тарихи хәтерне саклау, гаилә кыйммәтләре, яшьләр медиасы, фән һәм технологияләр, туризм, остазлык юнәлешләре тәкъдим ителә.
Гаризаларны 15 сентябрьгә кадәр «Молодежь России/Россия яшьләре» платформасында кабул итәләр. Россия яшьләре сайтында бәйге шартлары белән танышырга һәм гариза бирергә була.
Бәйге илкүләм «Яшьләр һәм балалар» проекты кысаларында уздырыла.
Беренче сезонда 710 проектка финанс ярдәме бирелгән. Грантларның гомуми бәясе 500 миллион сум дип исәпләнә. Җиңүчеләр арасында инклюзия өлкәсендә туризмны үстерү, тарихи агарту проектлары, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз